Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда милләтара нәфрәт очракларын танымыйлар


Казанда десантчылар көнендә Адоратский базарында сугышкан ветераннар һәм полиция милләтара низаг очрагын кире кага. Мигрантлар тавыш куптармау ягын карый.


Казандагы десантчылар һәм базардагы сатучыларның сугышу тарихы яңа борылыш алырга тора. Хәрби һава көчләре ветераннары хәлләрне үзенчә күрсәтергә тырыша.

Русия һәм Татарстан телеканаллары исергән десантчыларның базардагы сатучылар белән сугышуы турында сөйләгәннән соң, алар җирле каналга үз аңлатмасын бирергә килде.

Десантчылар балаларга җиләк-җимеш алмакчы булган?

“Эфир” каналындагы туры эфирдагы сөйләшүгә чакырылган ветеран, үзе дә базардагы сугышуда катнашкан Рөстәм Гариповның әйтүенә караганда, "десантчылар базарга сугышырга дип бармаган, алар авыру балаларга җиләк-җимеш төяп кайтыр өчен барган, сатучыларның гамәлләре аларны таяк һәм таш алырга мәҗбүр иткән" икән.

Хәрби һава көчләре бәйрәме, 2 август 2011, Мәскәү
Гарипов десантчыларның яшелчә өчен түләргә җыенганмы-юкмы икәнен дә ачыкламады.

Сорауларга җавап биргән базар җитәкчесе урынбасары десантчыларны гаепләргә теләмәде, ул бары тик "аларның ел саен исереп, тәртипсезләнеп килүе сатучыларга ошамый", дип кенә әйтә алды.

Башка каналлардан сатучылар, “матур гына эш иткәндә җиләк-җимешне бушлай биреп җибәрергә дә риза”, дип белдерде.

Базар җитәкчелеге дә, базардагы Үзәк Азиядән һәм башка илләрдән килгән сатучылар да хакимияткә шикаять итми, зыянны каплауны таләп итми, кемне дә булса гаепләп, гаризалар бирергә теләми.

Телерепортажлардан Адоратский базарында азмы-күпме җимерүләр, тәртипсезлек эзләре күренсә дә, сатучылар да, полиция вәкилләре дә моны кире кага. Мондый хәлләр ел саен кабатланса да, базардагы мигрантлар аларны йомып калу ягын карый.

Десантчыларның "батырлыклары"

Дүшәмбедән бирле интернетта хәрби һава көчләре ветераннарының “батырлыклары”н сурәтләгән видео йөри. Анда КамАЗга утырган 40-50 десантчы җиләк-җимеш, яшелчәне күпләп сатып ала торган базарга кереп, сатучылар белән тарткалаша һәм сугыша башлый, соңыннан алар урынга килеп җиткән полиция һәм ОМОН көчләре белән дә сугышып ала. Бу бәрелешләрдән соң десантчылардан 35 кеше тоткарланган иде.

Хокук саклаучылар бу хәлләрне милләтара нәфрәт очрагы, исергән хәрбиләрнең Кавказ һәм Азия халыклары белән каршылыгы итеп күрсәтергә теләми. Гаепләү хулиганлык һәм полициягә каршылык күрсәтү маддәсе белән белдерелгән. Тоткарланган десантчылар иреккә җибәрелгән, аларга 2,5 ярым сум тирәсендәге җәзалар гына бирелергә мөмкин.

Мигрантлар полиция, прокуратура һәм төрле тикшерүче оешмалар белән тыныч яшәргә тырышуын әйтеп килә. Чөнки аларның тормышы һәм эш итүе шушы оешмаларга бәйләнгән.

Мигрантлар сер бирми

“Азатлык” хәбәрчесе Казанның үзәк "Колхоз базары"на барып, сатучыларның десантчылар белән низагка керү-кермәү, гомумән, Казанда Кавказ һәм Азия кешеләренең ни дәрәҗәдә үзләрен имин хис итүен сорады. "Шәһри Казан" язганча, үткән ел бу базарда киштәләр бушап калган, чөнки сатучылар сугышудан куркып качып беткән, ул көнне эшкә чыкмаган булган.

Казанның "Колхоз базары"
Җавап биргәндә, базарларда сатучылардан берсе дә җирле халык, аерым алганда десантчылар белән низаг булуын танымады. Шул ук вакытта алар десантчы-ветераннар әйткән "балалар өчен җиләк-җимеш алырга килү" тарихыннан да көлде. Алар тулы исемнәрен әйтүдән һәм фотога төшүдән дә катгый төстә баш тартты.

Базарның Тукай урамы тирәсендәге урам киштәләрендә җиләк-җимеш белән сәүдә итүче Үзбәкстаннан өлкән яшьтәге Камил абзый һәм Азәрбайҗаннан урта яшьтәге Вилаят әфәнде икесе ике тавышка Татарстанда ни кадәр тыныч һәм рәхәт булуын сөйләде.

Алар "Колхоз базары"на десантчыларның килмәвен, Адоратский урамында ел саен андый хәлләр булуын хәбәр итте. "Адоратский базарында 90% чит халык эшли, бәлкем шуңа алар анда киткәндер", дип фаразлады Вилаят әфәнде.

Урта яшьтәге, чыгышы белән шулай ук Азәрбайҗаннан булган икенче бер сатучы - Камил әфәнде: "Десантчылар, исерекләр килеп җимерә башласа, җавап бирәчәкбез. Исерекләр килсә, карбызларны бушлай бирергә дә риза", диде.

Камил әфәнде әйтүенчә, сатучылар арасында, "нигә килдегез монда" дип, сирәк булса да әйтүчеләр очрый, әмма ул андый сүзләргә игътибар итми. "Азәрбайҗанда да дистә меңнәрчә татар яши һәм алар барысы да яхшы эшләрдә эшли", ди ул.

Ул Казанда яшәгән 16 ел эчендә инде Русия ватандашлыгын да алган, мондагы тормышка да күнеккән. Камил әфәнде барысы белән дус яшәргә теләвен белдерде, полиция белән дә бер нинди проблемнары юк икән аның.

Өлкән яшьтәге сатучы Булат әфәнде Казанга Үзбәкстаннан килгән икән. Ул да нинди дә булса проблем булуын кире какты, "безне монда хөрмәт итәләр" дип җавап бирде. Әмма ул да тулы исемен әйтү һәм фотога төшүдән баш тартты.
XS
SM
MD
LG