Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның Югары Ослан районында пилотсыз очкыч бәреп төшерелүе хәбәр ителә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Татарстанда дронны иртәнге 7:30 сәгатьтә бәреп төшергәннәр.

Бүген, 15 майда, Татарстанның Югары Ослан районы күгендә пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән. Бу хакта җирле халыкка сылтама белән Mash хәбәр итә.

Моны Русия саклану министрлыгы да раслады. Министрлык хәбәренчә, Татарстанда дронны иртәнге 7:30 сәгатьтә бәреп төшергәннәр.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның матбугат хезмәте республикада барлык кирәкле хезмәтләр дә әзер дип белдерде.

"Югары Ослан районында бүген булган фактка килгәндә, әзерлегебезне тикшерү уңышлы узды" диелә матбугат хезмәте тараткан хәбәрдә.

Медиа пилотсыз очкычны мөгаен Кама аръягындагы сәнәгать зонасына очкандыр дип фаразлый.

Югары Ослан авылы Казан һава аланыннан 25 чакрым ераклыкта урнашкан. Бүген иртән Казандагы һәм Түбән Камадагы һава аланнарына вакытлы чикләүләр кертелгән иде. Казан халыкара һава аланы — сәгать 7:27дән бирле, ә Түбән Камадагы Бигеш һава аланы 7:50дән бирле ябылган.

  • Мәскәүнең Украинага каршы сугышы башланганнан соң, бүген Казанга өченче тапкыр пилотсыз очкычлар очып килде.
  • Татарстанга дроннар беренче мәртәбә 2 апрель иртәсендә һөҗүм итте. Һөҗүмдә 14 кеше, шул исәптән ике үсмер яраланган иде. Дроннар һөҗүменнән соң, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикадагы ашыгыч хезмәтләрне гадәттән тыш хәлләргә әзер торырга чакырды.
  • Украина хәрби белгече Олег Жданов әгәр украин ягы җимереклекләр җитәрлек булмады дип тапса, "Алабуга" икътисади зонасына һөҗүмнәр дәвам итәчәк, дип белдерде. "Татарстанда республиканың объектлары Украина өчен канунлы һәдәф булуы турында уйлана башларлар", ди ул.
  • Татарстанга дроннарның килүе чынлап та моның белән генә төгәлләнмәде. 17 апрель көнне якынча 11:20 сәгатьтә Татарстан өстендә пилотсыз очкыч бәреп төшерелде.
  • 11 апрельгә каршы төндә исә Мордовиядә пилотсыз очкычлар бәреп төшерелде. Хәрби күзләү ветераны, полковник Рөстәм Клупов Мордовиядә бәреп төшерелгән дроннар Казанның хәрби объектларына очкан булырга мөмкин, дип белдерде.
  • 9 май көнне исә Башкортстанның Салават шәһәрендә "Газпром нефтехим" ширкәтенә пилотсыз очкыч һөҗүм иткән иде.
  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында һөҗүм итүдә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерү оештырылды. Бу җиһазлар Русия коралларына "Герань-2" исеме белән кертелде.
  • Июль башында "Протокол" бәйсез басмасы һәм "Разворот" YouTube каналы Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында пилотсыз очу аппаратлары җитештерүгә багышланган тикшеренү чыгарган иде.
  • Журналистлар Татарстанның Алабуга көллияте студентларын аерым икътисади зонада "Shahed" иран дроннары җыюга җәлеп итәләр, аларның күбесе – балигъ түгелләр дип белдерде.
  • Белгечләр Украина Алабугага кануни рәвештә һөҗүм итә алачак, Мәскәү Татарстанны махсус канга буярга тели дип кисәткән иде. Шул ук вакытта Татарстанда өлешчә хәрби хәл кертелергә мөмкин, ФСБ Татарстанда диверсантларны тагын да активрак эзләячәк дип фаразланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG