Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөфтие республикада яшәүчеләрне Изге Болгар җыенына чакырды


Изге Болгар җыены. Архив фотосы
Изге Болгар җыены. Архив фотосы

Быел җыенда өч гаиләгә хаҗга юллама уйнатачаклар. Юллама отарга теләүчеләр җыенга ирле-хатынлы килергә тиешләр.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин мөселманнарны 19 май көнне Болгарда үтәчәк "Изге Болгар" җыенына чакырды. Бу хакта ул үзенең Тelegram-каналында язды.

Быел җыенда өч гаиләгә хаҗга юллама уйнатачаклар. Юллама отарга теләүчеләр җыенга ирле-хатынлы килергә тиеш.

Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең матбугат хезмәте "Бу чара мөселман җәмәгатьчелеге игътибарын гаилә кыйммәтләренә юнәлтергә, аларны популярлаштырырга, мөселманнарда киләчәктә гаилә кору һәм ир-хатыннарда үзара җылы мөнәсәбәтләрне ныгыту теләген көчәйтергә мөмкинлек бирәчәк", дип яза.

  • Былтыр Болгар җыены 21 майда үткән иде. Дини чара булуга карамастан, аның рәсми тантанасы Русиянең Украинага каршы башлаган сугышын аклау, Русия президентын хуплау, аңа мәдхия һәм рәхмәт уку чыгышлары белән истә калды.
  • 2022 елгы "Изге Болгар җыены"нда да Русия президенты Владимир Путинга мәдхия укылды һәм ул Украинадагы сугышны хуплау рухында узды. Бәйрәм Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын багышланса да, тантанада Русиянең тышкы сәясәте турында да күп сөйләнде.
  • "Изге Болгар җыены" бәйрәме Болгарда 1989 елдан бирле үткәрелә, ул 922 елда Идел буе Болгар халкының ислам динен дәүләт дине буларак кабул итү истәлегенә оештырыла.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG