Accessibility links

Болгар җыены чыгышларында Украинада сугыш башлаган Путинга мәдхия җырланды


Изге Болгар җыены алдыннан, 21 май
Изге Болгар җыены алдыннан, 21 май

Мөнбәрдән хәтта барган сугыш уңаеннан "Без җиңәчәкбез" дигән шигарләр яңгырады.

21 майда Татарстанның Болгар тыюлыгында узган Изге Болгар җыены ачылышында Русия президенты Владимир Путинга мәдхия укылды һәм Украинадагы сугышны хуплау рухында узды. Бәйрәм Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын багышланса да, тантанада Русиянең тышкы сәясәте турында да күп сөйләнде.

Ачылышта мөнбәрдән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев һәм мөфтиләр чыгыш ясады.

Рөстәм Миңнеханов күбрәк бәйрәм кысаларында уздырылган чаралар турында сөйләде. "Дөньялар тыныч булсын, Татарстан гөрләп торсын, Русиябез көчле булсын", дигән сүзләр белән тәмамлады ул үз чыгышын.

Миңтимер Шәймиев исә, 922 елда Болгарда ислам диненең дәүләт дәрәҗәсендә кабул ителүен дин әһелләре генә түгел, дөнья галимнәре, шул исәптән, ЮНЕСКО оешмасы да раслады, Владимир Путин да бәйрәмне таныды дип белдерде.

Русия үзәк диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгать Таҗетдин болгарчылык мәсьәләсен күтәрде.

"Татарны болай да беләләр иде. Менә болгарны белеп бетермиләр иде. Таныдык та, таныттык та. Дөнья татарның кем икәнен Чыңгызханнан, монголлардан, Батыйдан белә. Ә без 1000 ел элек тә булдык. Без алдынгы рәттә идек", диде ул.

Русия диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдин 1100 еллыкның йомгаклау чарасын Мәскәүдә Владимир Путин җитәкчелегендә уздырачагын әйтте.

Татарстан митрополиты Кирилл исә чыгышларны сугыш темасына күчерде.

"Кечкенә бәхәс зур сугышка үсәргә мөмкин. Хәзерге сугыш, безнең чикләрдә баручы хәрби чаралар дөньяның уалучан булуын күрсәтә. Тынычлыкны саклау зур җаваплылык", диде ул.

Төньяк Кавказ координацион үзәге рәисе Исмаил Бердыев Русиянең Украинаның басып керүен хуплап чыкты, "без җиңәчәкбез" дигән шигарьләр белән чыкты.

"Русия мөселманнарының диния җыены" дигән оешма рәисе Әлбир Крганов бер мөселман дәүләте дә Русиягә каршы санкция кертмәде дип белдерде. Ул шулай ук татарлар Русиянең иминлеген тәэмин итә дигән сүзләр дә әйтте.

Изге Болгар җыены 1989 елдан бирле оештырылып китә. Быел ул Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында уза. Анда KazanSummit халыкара форум кунаклары да катнаша. Болгарга кайбер активистларны кертмәделәр. Чаллы милли хәрәкәт вәкиле Рифат Бәдретдиновны җыенга барыр алдыннан гына полиция тоткарлаганы билгеле булды.

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов сугышны беренче көннәрдә үк хуплап чыкты.

Путинның Украинага каршы алып барган сугышын күп кенә илләр, беренче чиратта Көнбатыш иләре, кискен хөкем итә, һәм Русия гаскәрләренең андагы гамәлләрен сугыш җинаятләренә тиңли.

Украинадагы сугышта беренче корбан турында хәбәр Татарстанга 1 март көнне килде. Шуннан соң Татарстан егетләренең үлеме турында хәбәрләр көн саен диярлек килеп тора. Азатлык аларны бер исемлеккә туплап бара. Әлегә бу исемлектә 52 татарстанлы бар. Миңнеханов үзе 62 татарстанлының үлемен таныды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG