Accessibility links

Кайнар хәбәр

The New York Times Русиянең Бучада тыныч халыкны күпләп үтерүе турында яңа хисап чыгарды


Бучадагы күмәк каберлекне эксгумацияләү, Киев өлкәсе, Украина, 12 апрель 2022 ел
Бучадагы күмәк каберлекне эксгумацияләү, Киев өлкәсе, Украина, 12 апрель 2022 ел

Күпләп атып үтерүләр турында журналистларга сигез шаһит сөйләгән, аларның берсен атарга алып барган булганнар. Әмма исән кала алган, чөнки пуля яшәү өчен мөһим  әгъзаларына тимәгән. Бу кеше үлгән булып кылануын, хәрбиләр киткәнне көтеп торуын һәм качуын сөйләгән.

Американың The New York Times газеты чираттагы тикшерү нәтиҗәләрен чыгарды, ул Киев янындагы Буча шәһәрендә Русия хәрбиләренең коралсыз кешеләрне үтерүләренең яңа дәлилләрен күрсәтә дип ышандыралар.

Тикшерүче журналистлар ышандыруынча, алар ким дигәндә сигез кешене атып үтерүләрен терки алган, бу кешеләрнең күбесе җирләрне саклаучы украин төркемнәрендә торган.

Басманың сайтында күзәтү камералары 4 мартта төшергән видео чыккан, анда Русия хәрбиләре дип фаразланучыларның бер-бер артлы тугыз кешене алып баруы күренә. Соңыннан видео өзелә. Журналистлар Русия хәрбиләре Бучадан киткәннән соң иярченнән төшерелгән рәсемнәрне һәм фотоларны анализлаган. Тикшерүчеләр берничә үтерелгән кешене таный һәм булган хәлләрне яңадан күздән кичерә алуларын әйтә.

Атып үтерүләр турында журналистларга сигез шаһит сөйләгән, аларның берсен атарга алып барган булганнар. Әмма исән кала алган, чөнки пуля яшәү өчен мөһим әгъзаларына тимәгән. Бу кеше үлгән булып кылануын, хәрбиләр киткәнне көтеп торуын һәм качуын сөйләгән.

The New York Times мәгълүматынча, атып үтерелгәннәрнең коралы булмаган. Алар бер йортта качып торган, соңрак аларны русияләр – басма язуынча, десантчылар тапкан.

Басма шаһиттән алган тагын бер видеода V билгесе куелган хәрби техника күренә. Бу Украинага каршы сугышта Русияне хуплауның рәсми символларыннан берсе. Кадр артында ике тавыш кешеләрне санап тора һәм аларны "койма астында ятучы тоткыннар" дип атый.

Газет чыгарган, дроннан төшерелгән өченче видеода җирдә ятучы мәетләр күренә. Мәетләр офис бинасы янындагы ишек алдында бер айга якын яткан. Иярченнән төшерелгән рәсемнәрне анализлау, кешеләрне Яблонская урамындагы офис бинасы ишек алдында атып үтерүләрен күрсәтте, дип яза The New York Times.

Март ахырында Русия хәрбиләре Бучадан киткәннән соң, шәһәр урамнарында дистәләгән кеше мәете табылган иде. Ул чакта Яблонская урамындагы ишек алларының берсендә сигез җәсәд турында да хәбәр ителде.

Шулай ук үтерелгән кешеләрнең күбесе күмәк каберлекләргә күмелгән. Украина хакимиятләре сүзләренчә, Русия сугыш башлаганнан бирле Киев өлкәсендә март ахырына кадәр 1200 дән артык кеше үтерелгән.

БМО мәгълүматына күрә, бу сугыш чорында Украинада өч меңнән артык сивил үлгән.

Мәскәү Русия хәрбиләре Украинада сивилләргә һөҗүм итми, ә Бучадагы, Бородянка һәм Ирпеньдәге күпләп үтерүләр һәм җәфалаулар турындагы дәлилләр – махсус төшерелгән ялган һәм провокация ди.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG