Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы активисты Рифат Бәдретдиновны Болгар җыенына барыр алдыннан полиция тоткарлаган


Рифат Бәдретдинов
Рифат Бәдретдинов

Активист Җәмигъ мәчете оештырган автобуска утыра алмаган. Полициядән чыккач, үз юлы белән китәргә мәҗбүр булган.

Чаллы милли хәрәкәт вәкиле Рифат Бәдретдиновны 21 майда Изге Болгар җыенына барыр алдыннан полиция тоткарлаган.

Бәдретдинов Азатлыкка сөйләвенчә, ул иртәнге сәгать 3тә, шәһәр мөселманнары белән Болгарга барырга ниятләп, өеннән чыккан. Подъезд төбендә аны полиция көтеп торган.

"Мине полиция бүлегенә алып киттеләр. Бармак эзләре алдылар, ниндидер документлар тутырттылар һәм җибәрделәр. Ни өчен тоткарланганымны аңламадым", диде ул.

Рифат әфәнде Болгарга Чаллының Җәмигъ мәчете оештырган автобус белән барасы булган. Анда үз исемен калдырган. Шул исемнәрне куәт оешмалары тикшергән булса кирәк дип фаразлый ул.

Болгарга активист үз юлы белән, такси яллап бара. "Автобуска утыртмасалар да, Җыенга баруга киртәләр куйсалар да, аларга үч итеп барыбер барам", диде ул.

Рифат Бәдретдинов — Чаллы мили хәрәкәт активисты. Күптән түгел аның һәм берничә башка активистның фатирында тентү узган иде. Ул "террорчылык акты турында ялган хәбәр бирү" эше кысаларында оештырылган. Рифат Бәдретдиновны ул вакытта да полициягә бүлегенә алып киттеләр. Украинадагы сугышка мөнәсәбәт турында да сорадылар дип сөйләгән иде Рифат әфәнде.

Изге Болгар җыены 1989 елдан бирле оештырылып китә. Быел ул Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында уза. Анда KazanSummit халыкара форум кунаклары да катнаша.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG