Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кем белән язышканны тикшерделәр". Чаллы активисты тентү турында сөйләде


Рифат Бәдретдинов
Рифат Бәдретдинов

Апрель азагында Чаллыда дүрт активист өендә тентүләр узды. Шуларның берсе - татар милли хәрәкәте вәкиле Рифат Бәдретдинов Азатлыкка тентүнең ничек узганы турында сөйләде.

Рифат әфәнде, сезгә тентү белән кемнәр килде, нәрсә эзләделәр?

— 30 апрельдә иртәнге сәгать җидедә килеп шакыдылар, әле йокыдан да тормаган идек. Янәсе мин интеретта хат аша бер кеше белән аралашканмын диделәр. Rayook@mail.ru дигән адрестагы кеше белән хат алыштыгызмы дип сорадылар. Мин "юк" дигәч, "ярар ачыкларбыз" дип полиция бүлегенә алып киттеләр.

Тентү белән ничә кеше килде?

— Ике полиция вәкиле һәм ике понятой килде. Понятойларны үзләре белән алып килделәр һәм алар аннары эчке эшләр бүлегенә кадәр безнең белән барды.

Өйдә нәрсәләрне тикшерделәр?

— Бүлмәләрдә карап йөрделәр, "наркотикларыгыз бармы?" дигән провокацион сораулар бирделәр. Хатын башка бүлмәдә күзәтеп торды, аннан да шулай дип сораганнар. Суыткычка кадәр ачып карадылар, ди.

Бер эшли торган һәм хатынга язылган бер эшләми торган телефонны алдылар. Хәзер кнопкалы телефоным гына калды. Телефоннарның парольләре юк иде. Шулай ук бер эшли һәм бер эшләми торган компьютер дискын да алып чыгып киттеләр.

Әле өйдә булганда ук полиция вәкиле шул "rayook" дигән адресны эзләү програмына кертте. Берни дә чыкмады. "Юк бит" дигәч тә барыбер полиция бүлегенә алып киттеләр.

Баргач беркетмә тутырдылармы?

— Анда баргач бер генә түгел, ә биш кеше электрон адресын күрсәтттеләр. Боларны беләсезме дип сорадылар? Мин "юк" дидем. Яңа төрле кирпеч чыгару эше белән мәшгульмен, шуның турында сөйләдем. Ул көнне дә шул эшемә бәйле клиент белән очрашуым бар иде, мине "эштән аердыгыз, сезнең аркада мөһим очрашуым булмый калды" дидем.

Шулай ук бүгенге Украинадагы хәлләргә тукталып, телевизордан карап кына беләм, анда күрсәткәннәрне генә күрәм, дидем. Сәгать ярым тоттылар.

— Украина сугышы турында интернетта язганыгыз булдымы?

— "Одноклассники" сәхифәсендә берничә язма элгән идем, әмма ул сугышка каршы түгел, ә нигездә нейтраль эчтәлектәге язмалар иде.

Полиция вәкилләре элек өегезгә тентү белән килгәннәре бар идеме?

— Юк, беренче тапкыр килделәр.

— ​Димәк, элек полиция белән проблемнарыгыз булмадымы?

— Булды. Чаллыда татар иҗтимагый үзәген оештыра башлаганда бәйләнгәннәр иде.

— ​Киләчәккә планнар нинди?

— Куркыттылар инде, әмма рухым сынмады. Хатыным гына курыкты. Шулай ук тентү узган активист Раушан Вәлиуллин югары мәхкәмәгә мөрәҗәгать итик, диде. Бәлкем шулай итәрмен дә әле.

Мәскәүнең бер фирмасы белән телдән генә килешү бар иде. Аларга балчык эшкәртү агрегаты ясап бирәм, дип ышандырдым. Хәзер телефоннарны алгач, ике кулсыз калдым.

— ​Сез кайдадыр эшлисезме?

— Каравылда торам, әле вакытлыча эшләми идем.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG