Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы мәхкәмәсе "Ачык Русия" хәрәкәтен яклап 5 майда шәһәрдә өндәмәләр тараткан милли хәрәкәт активисты Рифат Бәдретдиновны 5 мең сум штраф җәзасына хөкем итте.

Прокуратура Чаллы татар милли хәрәкәте вәкиле Рифат Бәдретдиновны "Ачык Русия" хәрәкәте яклы өндәмәләр тараткан өчен мәхкәмәгә биргән иде. Прокурор Руслан Курочкин Бәдретдиновка 15 мең сум күләмендә штраф җәзасы билгеләүне сорады.

16 майда узган мәхкәмә утырышына гаепләнүче Бәдретдинов мәнфәгатен яклап Чаллы шәһәр шурасы депутаты Рузил Миңгалимов, теләктәшлек күрсәтеп милли хәрәкәт ветераннары Фәһим Вәлиев һәм Ибраһим Гарипов килде.

Прокурор үз чыгышында Рифат Бәдретдиновка Русия Административ хокук бозулар кодексының 20.33 маддәсе нигезендә гаепләү белдерде. "Бәдретдинов 5 май көнне "Ачык Русия" эмблемасы төшерелгән листовкалар таратканда тоткарланды. Полиция хезмәткәрләре аңа шушы гамәле өчен беркетмә төзегән. Менә шул беркетмә нигезендә бүген мәхкәмә билгеләнде”, диде прокурор.

Ул шулай ук "Ачык Русия" хәрәкәтенең Русиядә дәүләт иминлегенә янаган өчен 26 апрельдә Русиядә "теләнмәгән оешма" дип танылуын да искәртте. Шушы оешмага теләктәшлек күрсәтеп өндәмәләр таратканы өчен прокурор Рифат Бәдретдиновка 15 мең сум күләмендә штраф җәзасы билгеләүне сорады. Хөкемдар исә штраф күләмен 5 мең сум дип игълан итте.

Мәхкәмә барышында прокуратура ягы да, хөкемдар да гаепләнүче Бәдретдиновка шушы эшкә кагылышлы сораулар бирде. Ләкин җавап ала алмадылар. Рифат әфәнде "үз-үзеңә һәм туганнарыңа зыян салмаслык итеп, сорауларга җавап бирүдән тыелып тору турында"гы 51-нче маддәгә таянып җавап бирүдән баш тартты.

Прокуратура 5 майдагы чарада төшерелгән видео һәм фотоларны да гаепләү дәлиле буларак кулланды. Видео һәм фотоларда Рифат Бәдретдиновның әлеге чарада катнашуы һәм үгетләү кәгазьләре таратуы күренә.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG