Accessibility links

Кайнар хәбәр

KazanForum-да "Талибан" вәкиле Татарстан хакимиятләреннән бодайга бәяне киметүне сораган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"Без аның арзанаюын теләр идек. Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры, хөрмәтле Олег Коробченконың бу мәсьәләгә игътибар итүен теләр идем", дигән ул.

Әфганстанның Русия бодаена ихтыяҗы бар, әмма аның сату бәясе артык кыйммәт. Бу хакта "Русия — Ислам дөньясы: KazanForum" җыенында Әфганстандагы "Талибан" радикаль хәрәкәтенең вакытлы хөкүмәтендә сәнәгать һәм сәүдә министры вазифаларын башкаручы Нуреддин Газизи әйткән. Моны ТАСС җиткерде.

"Әфганстанның Русиядәге кайбер тауарларга аеруча ихтыяҗы бар, әйтик бу бодай. Тик кызганыч, Русия бодаена экспорт бәясе артык кыйммәт. Без аның арзанаюын теләр идек. Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры, хөрмәтле Олег Коробченконың бу мәсьәләгә игътибар итүен теләр идем", дигән ул.

Аңарчы Русиянең Әфганстандагы эшлекле үзәге җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин АКШ Әфганстаннан гаскәрләрен чыгаргач һәм хакимияткә талиблар килгәч, Русия белән Әфганстан арасында тауар әйләнеше биш тапкырга артып, бер миллиард долларга җитте дигән иде. Хәзерге вакытта газ, нефть эшләнмәләре, он һәм бодай, сөт ризыклары сәүдәдә төп тауарлар булып тора.

  • Дөньядагы күп илләрдә, шул исәптән Русиядә дә террорчы дип табылган "Талибан" вәкилләре төркеме KazanForum" җыенына соңга калып килеп җитте: кичә, 15 майда Югары Ослан районында дрон бәреп төшерелгәнгә Казан һава аланы ябылып торган иде.
  • Былтыр "Талибан" вәкилләре Казанга өч тапкыр килде. Сентябрьдә дә аларның Татарстанга сәяхәте маҗаралы булган иде, алар килгән чакта паспортларын югалтты.
  • Татарстан башкаласына Русиядә террор оешмасы булып танылган "Талибан" вәкилләре килгән вакытта журналист Надежда Кеворкованы шушы "Талибан" турында пост язганы өчен кулга алдылар.
  • "Русия — Ислам дөньясы: KazanForum" җыены 15 майда башланды һәм 19 майга кадәр дәвам итәчәк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG