Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Әфганстаннан гаскәрләрен чыгару төгәлләнүен хәбәр итте


Эвакуацияләүдә катнашкан АКШ очкычларының берсе

Пентагон вәкилләре сүзләренчә, июль ахырыннан башлап Кабулдан очкычлар белән 122 мең кеше чыгарылган.

Американ гаскәрләре Әфганстаннан чыгып бетте, дип хәбәр итте 30 августта Үзәк командалау башлыгы, диңгез пехотасы генералы Кеннет Маккензи.

Шул ук вакытта, АКШ сивил авиациясе федераль идарәсе Кабулдагы Хәмид Карзай исемендәге халыкара һава аланы моннан соң һава хәрәкәте өчен җавап бирүче хезмәтләр контролендә түгел, дип белдерде. "Экипажларга бик сак булырга кирәк", дип искәртте ведомство. Августта эвакуацияләү барышында имин шартлар тудыру максатыннан американ хәрбиләре Кабулдагы очкычлар хәрәкәте өчен җавап биргән иде.

Көнбатыш беректәшләр хәрбиләре Әфганстанда 20 елга якын хәрби операция алып барды. Америка президенты Джо Байден Әфганстаннан 31 августка барлык американ хәрбиләренең чыгарылачагын белдергән иде.

Дүшәмбе БМО Иминлек Шурасы хакимияткә килгән "Талибан" хәрәкәтенә (Русиядә террор оешмасы дип танылган һәм тыелган) "әфганнарның бер өлешенә һәм чит ил ватандашларына илдән имин генә чыгып китү мөмкинлеген бирергә" өндәгән резолюцияне хуплады.

Документ өчен Иминлек шурасындагы 15 әгъзаның 13-е тавыш биргән. Ике әгъза тавыш бирүдән тыелып калган. Бу – Кытай һәм Русия, дип яза France-Presse.

Резолюциядә Франция президенты Эммануэль Макрон телгән алган "иминлек зонасы" оештыру турында берни әйтелми. Элегрәк Макрон Journal du Dimanche басмасына Кабулда һуманитар чараларны дәвам итү өчен, Париж һәм Лондонның БМО күзәтүе астында "куркынычсызлык зонасы" билгеләү проектын тәкъдим итәчәген әйткән иде.

Британия тышкы эшләр министры Доминик Рааб дүшәмбе көнне АКШ дәүләт департаменты оештырган министрларның Әфганстан буенча очрашуында катнашты. Ул "талибларның җитәкчелегенә бәяне гамәлләренә карап бирергә кирәк, кешеләргә илдән китәргә комачау итәрләрме", диде. Рааб һава юлы белән Кабулдан кешеләрне эвакуацияләүдә катнашкан барлык дәүләтләрне бергәләп имин шартлар тудырырга чакырды.

Министрларның Әфганстан темасында очрашуында Канада, Франция, Германия, Италия, Япония, Катар министрлары да катнашты. Әфганста мәсьәләсендә алга таба нинди эшләр алып барылачагы турында фикер алыштылар.

30 августта Пентагон вәкилләре июль ахырыннан башлап Кабулдан очкычлар белән 122 мең кешенең чыгарылганын хәбәр итте. Аларның күпчелек өлеше Әфганстаннан август уртасында — талиблар Кабулны алганнан соң эвакуацияләнгән.

Ак йорт сүзчесе Әфганстаннан алты меңләп американның эвакуацияләнүен әйтте. Джо Байден хакимиятенең илдән тагын күпме американның китәргә теләвен ачыкларга тырышуын белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр

XS
SM
MD
LG