Accessibility links

Кайнар хәбәр

Минзәлә районы халкы "Кама беконы"ны станциясе төзелешенә каршы җыен уздырды


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аны Яңа Александровка авылыннан 350 метрда төземәкчеләр һәм ул 84 баш дуңгызга исәпләнә.

Бүген Минзәлә районында яшәүчеләр "Кама беконы"ның яңа проектына каршы халык җыены үткәргән. Ширкәт дуңгызларны ясалма аталандыру станциясе төземәкче була. Аны Яңа Александровка авылыннан 350 метрда төземәкчеләр һәм ул 84 баш дуңгызга исәпләнә. "Кама беконы" вәкилләре белән очрашуга авылда яшәүче 40лап кеше килгән. Бу хакта "Бизнес Online" яза.

"Нигә алар безнең экологияне боза? Без болай да тузанга тончыгабыз, саф һава юк, шуларның комплексыннан тизәк исе өреп тора. Хәзер безне дуңгыз абзары белән миңгерәтмәкче булалар. Безне тизрәк үлсеннәр дип бу корылманы да төзиселәре киләме? Без бу төзелешкә каршы", дип сөйләгән басмага җыенда катнашкан Флүрә Дәүләтҗанова.

Аңа кадәр авылда яшәүче Зөлфия Шәфыйкова дуңгызларны ясалма аталандыру станциясен төзүгә каршы петиция чыгарган иде. Аны әлегә 1600гә якын кеше имзалаган.

Авыл халкы белән очрашуда "Кама беконы" вәкилләре әлегә бернинди эшләр дә алып барылмый - төзелешкә рөхсәт алынмаган дип аңлаткан. Нигез чокырын исә туфракның яраклылыгын тикшерү өчен казуларын әйткән.

"Кама беконы" проектына ярашлы, булачак комплекска аерым алганда лабораториясе белән бергә ясалма аталандыру пункты, дуңгызларны карантинда тоту урыны керәчәк. Корылмаларның гомуми мәйданы ике мең дүрткел метрга якын диелә. Проектны 2024-2026 елларда тормышка ашырмакчылар.

Проект экологик яктан куркыныч түгел дип ышандырсалар да, авыл халкы ширкәтнең вәгъдәләренә сагаеп карый, дип яза басма. "Ышанмыйбыз без аларга. Бу җитештерүчеләр нык сасы", дип сөйләгән Дәүләтҗанова.

  • Камский бекон" ширкәтенең дуңгыз фермалары артканнан-артып барып Тукай районы белән генә чикләнмичә Минзәлә районына хәтле барып җиткән иде. Моңа кадәр Минзәлә районының Коноваловка авылында дуңгыз үрчетү комплексы төзүгә каршы чыктылар.
  • Тукай районы Калмаш авылында шулай ук дуңгызчылык комплексын төземәкчеләр иде. Әмма халык каршы чыкты һәм аларның фикере искә алынды, төзелештән баш тарттылар.
  • 2022 елда экологлар Татарстанның Минзәлә районындагы берничә елганың пычрануын теркәде. Моңа Тукай районы Татарстан совхозы бистәсе янындагы "Кама Беконы" дуңгыз үрчетү комплексының җыелып килгән пычракларын агызуы сәбәпче дип ачыкланды. Болганчык караңгырак төстәге матдәләр Буклы һәм Оргыды елгаларына агып төшкән диелә, бу елгалар Минзәлә елгасына тоташа.
  • Росприроднадзор "Кама Беконы" ширкәтенең әйләнә-тирә мохитне пычратып күпме зарар салуын исәпләгән иде, зыян 3,5 миллион сумлык дип таптылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG