Accessibility links

Кайнар хәбәр

Активистлар Илфак Шиһапов исемен мәңгеләштерүне сорап Татарстан президентына мөрәҗәгать итте


Илфак Шиһапов, 2011 елгы фото
Илфак Шиһапов, 2011 елгы фото

Яшьләр Шиһаповның исемен шәһәр урамнарына бирүне, ул яшәгән йортта истәлек тактасы куюны, медиада аның иҗатын күрсәтүне сорый.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге 2017 елда вафат булган продюсер, журналист, җырлар авторы Илфак Шиһаповның исемен мәңгеләштерүне сорый. Активистлар язган мөрәҗәгатьне Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка һәм мәдәният министры Ирада Әюповага юллаган.

Хат татарча латин хәрефләрендә дә язылган. Берлек рәисе Наил Нәбиуллин имзалаган мөрәҗәгатьтә Илфак Шиһаповның тирән эз калдыруы әйтелә.

"Илфак Шиһапов башкалар күрмәгән, дәшмәгән һәм әйтергә курыккан нәрсәләр турында сөйләде, катлаулы мәсьәләләрне күтәрергә тырышты. Кыска гына гомере вакытында 20 альбом һәм 350 җыр, дистәләгән китаплар, фильмнар, газеталар чыгарды", диелә хатта. Шулай ук аның тарихи китаплар язуын да искә алалар.

"Азатлык" берлеге Илфак Шиһапов исемен Казан һәм Лениногорски шәһәрләре урамнарына бирүне, ул яшәгән йортта истәлек тактасы куюны, искә алу чаралары оештыруны, телевидение һәм матбугат чаралары аша иҗатын искә төшерүне сорый.

2019 елда активистлар Илфак Шиһаповның исемен Казан һәм Лениногорски урамнарына бирүне сорап Казан һәм Лениногорски шәһәрләре башлыкларына мөрәҗәгать иткән иде.

Җырлар авторы, журналист, продюсер, татарча газетлар нәшер итүче Илфак Шиһапов 2017 елда 49нчы яшендә вафат булды. Ул беренчеләрдән булып татар эстрадасына социаль җыр жанрын алып керде. Аларда татар милләте язмышы, җәмгыятьтәге социаль проблемнар күтәрелде. "Азатлык" җырын да Илфак Шиһапов язган иде.

Шиһапов оста журналист буларак та билгеле. Төрле елларда ул "Татарстан яшьләре", "Ватаным Татарстан", "Шәһри Казан" газетларында эшләде. Авыллар тарихын өйрәнде, шәҗәрәләр төзеде.

Азатлык Радиосы аның соңгы елларда безнең радиога әйткән кайбер фикерләрен туплаган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG