Accessibility links

Кайнар хәбәр

Активистлар Илфак Шиһапов исемен Казан һәм Лениногорски урамнарына бирүне сорый


Илфак Шиһапов
Илфак Шиһапов

Татар активистлар шәһәр башлыкларыннан Илфак Шиһапов исемен урамнарга, мәктәпләргә бирүне, ул яшәгән биналарга истәлек такталары куюны сорый.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге һәм "Төрки караш" газеты редакциясе Казан һәм Лениногорски шәһәрләре башлыкларына продюсер, журналист, җырлар авторы Илфак Шиһаповның исемен мәңгеләштерүне сорап мөрәҗәгать итте. Татар активистлары 2017 елда гомере өзелгән Шиһаповның исемен Лениногорски һәм Казан урамнарының берсенә, музыка мәктәбе яки гомум мәктәпкә бирергә тәкъдим итә. Моннан тыш, алар Шиһапов яшәгән һәм эшләгән биналарга истәлек такталары кую, аның туган көнендә концерт яки башка мәдәни чаралар оештыру дөрес булыр иде дип саный.

"Ни кызганыч, Илфак Шиһаповның бик күп җырлары җырланмый калды. Тик шулай да, аның башкарган эшләре милләтебез һәм җөмһүриятебез алдында бәяләп бетергесез. Без исә Илфак Шиһаповның мирасын саклап, бу шәхескә карата тирән ихтирам буларак, аны һәрвакыт хәтерләп, искә алып яшәргә тиеш!", ди активистлар.

Җырлар авторы, журналист, продюсер, татарча газетлар нәшер итүче Илфак Шиһапов 2017 елда 49нчы яшендә вафат булды. Ул беренчеләрдән булып татар эстрадасына социаль җыр жанрын алып керде. Аларда татар милләте язмышы, җәмгыятьтәге социаль проблемнар күтәрелде. "Азатлык" җырын да Илфак Шиһапов язган иде.

Шиһапов оста журналист буларак та билгеле. Төрле елларда ул "Татарстан яшьләре", "Ватаным Татарстан", "Шәһри Казан" газетларында эшләде. Авыллар тарихын өйрәнде, шәҗәрәләр төзеде.

XS
SM
MD
LG