Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дубайда күчемсез милек тотучылар турындагы глобаль тикшерүгә Татарстан түрәсе дә эләккән


Дубайда Palm Jumeirah районы
Дубайда Palm Jumeirah районы

Татарстанның авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Ленар Гариповның Дубайда берничә фатиры һәм кунакханә бүлмәсе бар диелә. Үзе бу мәгълүматны кире кага.

Dubai Unlocked ("Ачылган Дубай") дип аталган глобаль тикшерүгә Татарстанның авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, республика президенты хатыны Гөлсинә Миңнеханова, аның апасы Венера Гафарова эләккән.

Ленар Гарипов һәм аның бертуганы Илнарның TFG Marina Hotel бинасында кунакханә бүләмәләре, Sky Central күктерәвендә һәм The First Central апартаментлар комплексында фатирлары бар диелә. Аларның гомум бәясе - 2,7 миллион доллар. Ленар Гарипов журналистлар соравына җавап биреп, күчемсез милек белән Илнар шөгыльләнә, минем анда берни дә юк дигән.

Ленар Гариповның исеме глобаль базага кертелмәгән, ул мәкаләдә телгә алына.

Базада Татарстан президентының хатыны Гөлсинә Миңнеханованың исеме бар. Ул Дубайның Джумейра Пальмасында 1,5 млн долларлык фатир тоткан дип күрсәтелә.

Гөлсинә Миңнехановның апасы Венера Гафарова да бу исемлеккә эләккән. Аның Русия ватандашлыгыннан тыш, Мальта паспорты да бар. Ул 1,2 млн долларлык Royal Residences Jumeirah Zabeel Saray йорты тоткан диелә. Икесе дә бу күчемсез милекләрнең элекке хуҗалары дип бирелә.

Dubai Unlocked дип аталган тикшерүне дөньяның 75 медиасы журналистлары чыгарды. Анда Дубайда күчемсез милек тотучы төрле илләрдә җинаятьләрдә гаепләнгән, коррупциядә тотылган сәясәтчеләр, террорчылыкны финанслау өчен санкцияләргә эләккән бизнесменнар кергән.

Күп еллар дәвамында Дубай акча юуу урыны булып тора, шул исәптән күчмесез милек базары аша да, ди тикшерүдә катнашкан Коррупция һәм оешкан җинаятьчелекне тикшерүче үзәк (OCCRP).

Үзәк белдрүенчә, журналиситлар күчемсез милек тотучыларның исемнәрен җәмгыять мәнфәгатьләренә җавап биргән очракта гына ачкан. Аерым алганда, бу - җинаятьләрдә гаепләнгән, санкцияләргә эләккән кешеләр, түрәләр, аларның якыннары. Ниндидер танылган кешеләр, йолдызлар бу исемлектә юк.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аны хатыны Гөлсинә АКШ санкцияләре исемлегендә. Санкцияләр документында Миңнехановның яшәү урыны булып Казан гына түгел, Мәскәү, Франция һәм Берләшкән Гарәб Әмирлекләре дә күрсәтелгән.

2020 елның сентябрендә Татарстанда президент сайлау алдыннан Навальный штабы Рөстәм Миңнеханов гаиләсенең 3,5 миллиард сумлык күчемсез милеге турында видео чыгарды.

Соңрак Навальный тарафдарлары Миңнеханов гаиләсенең Татарстан сәламәтлек саклау системы өчен сатып алулардан файда күрүе турында, ә президент хатыны Гөлсинә Миңнеханованың 77 миллион сумлык бизәнү әйбере булуы турында да видеолар чыгарды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG