Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный штабы: Татарстанда медицина өчен сатып алулардан Миңнеханов гаиләсе файда күрүе ихтимал


Гөлсинә һәм Рөстәм Миңнехановлар
Гөлсинә һәм Рөстәм Миңнехановлар

Активистлар Рөстәм Миңнехановның “Таттехмедфарм” дәүләт ширкәте җитәкчесе белән туганлык җепләрен тапкан.

Татарстанда медицина өлкәсе өчен дарулар һәм җиһазлар сатып алу вакытында республика президенты Рөстәм Миңнеханов гаиләсе файда күрергә мөмкин. Казандагы Навальный штабы тикшеренү уздырып, шундый нәтиҗә ясаган. Активистлар “Таттехмедфарм” дәүләт ширкәтенең җитәкчесе Олег Әкбәровның Миңнехановка туган тиешле булуын ачыклаган. Материалда әйтелгәнчә, Гөлсинә Миңнеханова апасы Венера Гафарованың кызы Ләйлә Олег Әкбәровта кияүдә.

“Таттехмедфарм” – Татарстанда медицина җиһазлары һәм дарулар сатып алу һәм эшләп чыгару белән шөгыльләнүче иң зур ширкәт. Аның республикада 200 даруханәсе дә бар.

Материалда әйтелгәнчә, “Таттехмедфарм” белән актив алыш-биреш итүче дүрт ширкәт бар: “Медстар”, “Медбиофарм”, “Биомедфарм” һәм “Фарм-Бэст”. Бу оешмаларның “Таттехмедфарм” белән килешүләрне 1,6 миллиард сумга җиткән. Активистлар әлеге ширкәтләрне үз вакытында Ләйлә Краснова дигән кеше гамәлгә куйганын, шушы ук кешенең Миңнехановларның күчемсез милегенең бер өлеше белән идарә итүче ширкәт хуҗасы булуын, моның өстенә, Краснова Венера Гафарованың “Град” ширкәте белән идарә итүен искәртә.

“Таттехмедфарм” тендерларын өйрәнгәннән соң, авторлар бу дүрт ширкәт еш кына заказ өчен үзара ярышуына игътибар иткән. Алар шул рәвешле заказның бәясен арттыра диелә.

“Мондый башбаштаклыктан соң Олег Әкбәров “Таттехмедфарм” җитәкчесе вазифасыннан китәргә тиеш, ә монополиягә каршы федераль хезмәт (УФАС) бу ширкәтнең дарулар һәм җиһазларны кемнән сатып алганын ныклап күзәтергә тиеш дип саныйбыз” диләр Навальный штабында.

Навальный нигез салган Коррупциягә каршы көрәш фонды (ФБК) сентябрь башында, Татарстанда президент сайлаулары алдыннан Миңнеханов байлыклары турында тикшеренү чыгарды. Видеода Миңнеханов гаиләсе 3,5 миллиард сумлык күчемсез милеккә ия диелә.

XS
SM
MD
LG