Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный штабы Гөлсинә Миңнеханованың 77 миллион сумлык сәгать һәм алкалары турында сөйләде


Гөлсинә Миңнеханова сәгате
Гөлсинә Миңнеханова сәгате

Татарстан президенты хатынының кыйммәтле бизәнү әйберләре турында Навальныйның Казандагы штабы Twitter-да язып чыкты.

Оппозиция сәясмәне Алексей Навальный тарафдарлары Гөлсинә Миңнеханованың кыйммәтле бизәнү әйберләрен барлаган. Татарстан президенты хатынының интернетта табылган аз санлы фотоларын өйрәнеп, активистлар аның 77 миллион сумлык алка-йөзекләре, сәгатьләрен тапкан.

Фотоларда күренгәнчә, Гөлсинә Миңнеханованың бизәнү әйберләре арасында 28,6 миллион сумлык Raffael Papian Al Noor сәгате, 22 миллион сумлык Bvlgari Divas Dream сәгате, 14 миллион сумлык Patek Philippe Calestial сәгате, 2,2 млн сумлык, асылташлар белән бизәлгән Hublo Big Bang сәгатьләре бар.

Гөлсинә Миңнеханова
Гөлсинә Миңнеханова

Моннан тыш, Гөлсинә Миңнеханованың 5 һәм 5,6 миллион сум торучы ике De Grisogono алкасы барлыгы ачыкланган. Тагын бер чарага ул 1,2 миллион торучы алкаларын киеп килгән диелә.

Сентябрь башында ФБК Миңнеханов гаиләсенең 3,5 миллиард сумлык күчемсез милеге турында видео чыгарды.

Дүшәмбе чыккан тикшеренүдә исә Миңнехановның “Таттехмедфарм” җитәкчесе белән туганлык элемтәләре күрсәтелә. Видео авторлары Татарстан президенты гаиләсе республика сәламәтлек саклау системы өчен сатып алулар вакытында файда күрә дип саный.

XS
SM
MD
LG