Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең Каһирәдәге консуллыгы халыкны кабул итүне туктатып тора


Каһирәдәге Русия консуллыгы шәһәрдәге бәрелешләр сәбәпле, халыкны кабул итүне вакытлыча туктатып торды.

“Хәзерге вакытта илчелек районында хәл тыныч. Русия ватандашлары арасында зыян күрүчәләр юк. Каһирәдәге бәрелешләр сәбәпле консуллык бүлеге кешеләрне кабул итми, әмма консуллык һәм илчелек үзе эшли”, диелә Мисырдагы Русия илчелегенең белдерүендә.

Бәрелешләрдә инде йөзләрчә кешенең зыян күрүе әйтелә.
XS
SM
MD
LG