Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иртышта көймә казасында яраланган хатынны Мәскәүгә алып киттеләр


Шимбә көнне Омски янында Иртыш елгасында көймә белән баржа бәрелешүе нәтиҗәсендә каты яраланган бер хатын-кызны ашыгыч рәвештә Мәскәүгә җибәргәннәр. Бу хакта журналистларга өлкә губернаторы Виктор Назаров хәбәр итте.

Каза нәтиҗәсендә алты кеше батып үлде, 47 кеше яраланды. Елгага ягулык агып чыкты.

Һәлакәт шимбә көнне Омскидан 10 чакрымда булды. Юлчыларны Ачаир монастыренә сәфәргә алып баручы көймә йөк ташучы баржага бәрелеп батты. Көймәдә 52 юлчы, 4 хезмәткәр булган.

Көймә капитаны кулга алынган, аның эчкән булуы хәбәр ителә. Җинаять эше ачылган.

Ике ел элек 2011 елның 10 июлендә Иделдә "Булгария" көймәсе Болгардан кайтышлый батты. Көймәдә булган 211 кешенең 122-се, шул исәптән дистәләрчә бала батып үлде.
XS
SM
MD
LG