Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда "Булгария" корбаннарын искә алдылар

please wait

No media source currently available

0:00 0:00:55 0:00

Татарстандагы Кама Тамагы районының Сөйки авылыннан ерак булмаган һәйкәл янында "Булгария" фаҗигасендә һәлак булганнар истәлегенә матәм җыены үтте.

Искә алу чарасында корбаннарның туганнары, якыннары – барлыгы өч йөзләп кеше, шулай ук республика президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсмиләр катнашты.

Миңнеханов үз чыгышында туганнарын югалтканнарның кайгысын уртаклашуын әйтте һәм: “Бу югалтуны төзәтеп булмый, ул кешеләрне хәтерләп һәм шул хатирәләр белән яшәп кенә була”, диде.

Чарада катнашучылар корбаннарны бер минут тынлык белән искә алды. Иделдә кораб кычкыртуы ишетелде.

"Булгария" көймәсе 2011 елның 10 июлендә Болгардан кайтышлый батты. Көймәдә булган 211 кешенең 122-се, шул исәптән дистәләрчә бала батып үлде. Исән калучыларны "Булгария" яныннан үтеп барган "Арабелла" көймәсе коткарды.

Узган елның маенда бу фаҗига өчен гаепләнүчеләрне хөкем итү башланды. Быелгы матәм чаралары вакытында мәхкәмә эшләре өч көнгә туктатылып тора.

"Булгария" фаҗигасенә ике ел

1/9
Кама Тамагы районының Сөйки авылы янындагы мемориалда "Булгария" фаҗигасендә һәлак булганнар истәлегенә матәм җыены үтте. Искә алу чарасында өч йөзләп кеше, шул исәптән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Миңнеханов һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр сала.
2/9 Миңнеханов һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр сала.
Кама Тамагы районының Сөйки авылы янындагы мемориалда "Булгария" фаҗигасендә һәлак булганнар истәлегенә матәм җыены үтте. Искә алу чарасында өч йөзләп кеше, шул исәптән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
"Без монда 122 кешене - балаларны һәм олыларны югалттык. Бу зур югалту..." диде Миңнеханов.
3/9 "Без монда 122 кешене - балаларны һәм олыларны югалттык. Бу зур югалту..." диде Миңнеханов.
Кама Тамагы районының Сөйки авылы янындагы мемориалда "Булгария" фаҗигасендә һәлак булганнар истәлегенә матәм җыены үтте. Искә алу чарасында өч йөзләп кеше, шул исәптән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
4/9

5/9

Узган ел әлеге мемориалда ачылган мәчеттә корбаннар рухына дога укылды.
6/9 Узган ел әлеге мемориалда ачылган мәчеттә корбаннар рухына дога укылды.
Кама Тамагы районының Сөйки авылы янындагы мемориалда "Булгария" фаҗигасендә һәлак булганнар истәлегенә матәм җыены үтте. Искә алу чарасында өч йөзләп кеше, шул исәптән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
"Булгария" көймәсе баткан Идел елгасы.
7/9 "Булгария" көймәсе баткан Идел елгасы.
Кама Тамагы районының Сөйки авылы янындагы мемориалда "Булгария" фаҗигасендә һәлак булганнар истәлегенә матәм җыены үтте. Искә алу чарасында өч йөзләп кеше, шул исәптән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
8/9

"Булгария" көймәсе
9/9 "Булгария" көймәсе
Кама Тамагы районының Сөйки авылы янындагы мемориалда "Булгария" фаҗигасендә һәлак булганнар истәлегенә матәм җыены үтте. Искә алу чарасында өч йөзләп кеше, шул исәптән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Previous slide
Next slide
XS
SM
MD
LG