Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Каюм Насыйри урамы җәяүле булачак


Каюм Насыйри урамы
Каюм Насыйри урамы
Иске татар бистәсендәге Каюм Насыйри урамы тулысынча җәяүле булачак. Бу хакта "Иске шәһәр" бистәсе җитәкчесе Линар Закиров белдерде. Аның сүзләренчә, бу яңалыкны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов хуплаган, хәзер бөтен документлар да килештерелә һәм атна ахырына урамга машина белән кереп булмаячак.

Машиналарны түләүле кую урыннарында һәм махсус урыннарда гына калдырырга мөмкин булачак.

Каюм Насыйри урамындагы тарихи биналар һәм яшәеш челтәре елдан аз гына артык вакыт эчендә төзекләндерелде һәм казаннарның, кунакларның яраткан урынына әйләнеп бара.
XS
SM
MD
LG