Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисыр: Мөбәрәк чорына кире кайту


Хөсни Мөбәрәк 2013 елның июнендә мәхкәмә утырышында
Хөсни Мөбәрәк 2013 елның июнендә мәхкәмә утырышында

Каһирә мәхкәмәсе Мисырның элекке президенты Хөсни Мөбәрәкне иреккә чыгарырга, аның коррупциягә катнашын тикшерүне дәвам итәргә дип карар итте.

Чәршәмбе көнне чыккан мәхкәмә карарыннан соң Мөбәрәк әле 48 сәгать төрмәдә калырга мөмкин. Хөкемдар Әхмәт әл-Баһрави прокурорлар бу карарны кире шикаять итә алмый, дип белдерде. Мәхкәмәнең Мөбәрәкне азат итәргә дигән элекке карарларыннан соң прокурорлар яңа гаепләүләр белән аны төрмәдә калдыруга ирешә иде.

85 яшьлек элекке президентның 2011 елгы инкыйлап вакытында урам җыеннарында катнашучыларга каршы корал кулланырга фәрман бирүдә гаепләнеп яңадан мәхкәмә алдына басуы көтелә. Былтыр ул моның өчен гомерлек төрмәгә хөкем ителде. 18 көн дәвам иткән урам җыеннары вакытында 840-лап кеше һәлак булган, дип исәпләнә.

Узган атнада аннан президент сарайларын тоту фондыннан зур күләмдә акча урлау гаепләве алынды.

Мәхкәмәнең чираттагы утырышы 25 августка билгеләнгән. Аның адвокатлары Мөбәрәкнең кешеләрне үтерү фәрманын бирүенә дәлилләр юк, дип саный. Аның барлык гаебе көч куллануны туктатыр өчен чаралар күрмәве, ди адвокатлар.

Ай ярым элек кайчандыр Мөбәрәк җитәкләгән хәрби көчләр ирекле тавыш бирүдә сайланган Мөхәммәт Мурсины президентлыктан бәреп төшерде. "Мөселман кардәшлеге" юлбашысы Мурси 3 июльдән бирле сак астында тотыла. Хәрбиләр аны яклаучыларга каршы көч кулланды.

Хөсни Мөбәрәк Мисыр белән 1981 елдан 2011 елның февралендә хакимияттән читләштерелүгә кадәр идарә итте.
XS
SM
MD
LG