Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчеттә "Йосыф һәм Зөләйха"ның Кырым тамырлары тикшерелде


Риза Фазыл "Йосыф һәм Зөләйха" китабын тәкъдим итә
Риза Фазыл "Йосыф һәм Зөләйха" китабын тәкъдим итә

Кырымтатар телендә "Йосыф һәм Зөләйха" тарихи дастанын тәкъдим иту чарасында бу әсәр кырымтатарларның биредә әле монгол явына кадәр яшәгәнлегенә бер дәлил итеп күрсәтелде.

20 августта Акмәчеттә Исмәгыйль Гаспринский исемендәге җөмһүрият китапханәсендә кырымтатар телендә басылып чыккан "Йосыф һәм Зөләйха" тарихи дастанын тәкъдим итү чарасы үтте. Дастанны нәшергә кырымтатар язучылары берлеге рәисе Риза Фазыл әзерләде.

"Йосыф һәм Зөләйха" китабының тышлыгы
"Йосыф һәм Зөләйха" китабының тышлыгы
“5600 сатырдан (юлдан) торган бу дастанны Кырымда XIII гасырда яшәгән Мәхмүт Кырымлы 1220-нче елларда яза, ләкин ул бу дастанны соңына хәтле язып бетерә алмыйча вафат итә. Аны Хәлил улы Али 1228-1230 елларда язып бетерә һәм кырым-кыпчак, ягьни дешт теленнән төрекләргә дә аңлаешлы булсын дип төрек теленә тәрҗәмә итә. Моннан соң ул үзе 1232 елда “Кыйсса-и-Йосыф” дастанын иҗат итә. Бу дастанның тулы вариантлары Татарстан якларында саклана һәм анда Кол Гали исеменнән берничә тапкыр нәшер ителә”, диде тәкъдим итү чарасын ачып Риза Фазыл.

14 августта Акмәчеттә Петербур галиме, профессор Валерий Возгринның “Кырымтатарларның тарихы” китабын телгә алып (Кырымтатарлар Кырымда монгол-татарлар килгәннән соң пәйда булалар дигән Возгрин теориясен Риза Фазыл тәнкыйть итеп зур мәкалә язган иде), "Йосыф һәм Зөләйха" дастаны басмасын тәкъдим итү вакытында ул: "Кырымда кырымтатар телендә XIII гасырда мондый дастан язылуы Возгринның язганнарын кире кага, чөнки мондый дастан язу өчен тел булырга тиеш, димәк инде ул заманда кырымтатар теле булган һәм дастанның еллар буе язылганын күз алдына алсак, бу тел һәм бу телдә сөйләшүче халык та булган", диде.

“Кызганыч, Мәхмүт Кырымлының "Йосыф һәм Зөлейха" тарихи дастанының асыл нөсхәсе кулыбызда юк, бездә тик аның төрекчәгә тәрҗемә ителгән нөсхәсе генә бар. "Йосыф һәм Зөләйха" дастаны кырымтатар һәм төрки дөнья әдәбиятының иң борынгы әсәрләреннән берсе. Ул Мәхмүт Кашгариның “Кутадгу билиг” әсәре, “Орхон язулары” кебек төрекшынаслык дөньясы һәйкәлләренең берсе була”, диде Риза Фазыл.

Сүзгә чыкканнар арасында кырымтатар язучылары Закир Куртнезир, Аблязиз Велиев, Урие Эдемова һәм башкалар да булды.

Аблязиз Велиев “Иң мөһиме – бу дастанның Кырымда иҗат ителгәнен без түгел, төрек галимнәре дә таный һәм раслый, аның авторы кем, кайдан булуы, аның Мәхмүт Кырымлы исемле булуы да раслый. Инде сүз безнең әдәбиятчыларга, алар бу әсәрне һәрьяклап өйренергә тиешләр”, диде.

Урие Эдемова сүзләренчә, әгәр дә Риза Фазыл булмаса, бу дастан аерым китап буларак дөнья күрмәгән дә булыр иде.

Певат Зети исә "Безнең чын тарихыбызны юк итү өчен безнең меңнәрчә китапларыбызны яндырдылар. Әгәр дә мондый вәхшилекләр булмаса, тагын күпме мондый дастаннарыбыз булыр иде", дип чыгыш ясады.

Фикер алышуда эшкуар Рәсим Керимов тә катнашты, ул "Мин шуңа шаккатам, ни өчен мондый мөһим китапның чыгуы мондый тар дәирәдә тәкъдим ителә. Кайда монда ике университетның кырымтатар теле кафедралары студентлары, укытучылары? Кайда депутатларыбыз, Мәҗлес әгъзалары, Корылтай делегатлары?" дигән сораулар куйды.

Рәсим Керимов Возгрин китабында язылган “Кырымтатарларга Европага тәрәзә ачарга кирәк түгел, аларга үзләренең борынгы, тирән мәдәниятенә, тарихына тәрәзәне ачарга кирәк, менә ул вакытта алар Европа мәдәниятенең бер өлеше булырлар", дигән сүзләрен китерде.

"Йосыф һәм Зөләйха" тарихи дастаны кырымтатар телендә 500 нөсхәдә бюджет хисабына “Кырымучпедгиз” нәшриятында чыгарылды.

"Йосыф һәм Зөләйха" дастанының нигезе – Коръәндә булган дини кыйссаларның берсе. Бу кыйсса төрле вакытта шагыйрьләрнең иҗатында кулланылып килгән. Беренче булып "Йосыф һәм Зөлейха" кыйссасын шигъри дастан итеп фарсы телендә Шәрыкъның мәшһүр шагыйре, 935-1020 елларда яшәгән Фирдәүси язган булса, шул нигездә XIII гасырның беренче яртысында Кол Гали тарафыннан язылган "Кыйссаи Йосыф" әсәре Болгар дәүләтеннән калган бердәнбер әдәби әсәр санала (Wikipedia). Төрек галиме Исмәгыйль Хикмәт исә аның төрки телдә “Йосыф һәм Зөләйха” дастаны буларак башта Кырымда язылганын әйтә.
XS
SM
MD
LG