Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөслимә Латыйпова, Камилә Шәймиева, Гүзәлия Сафина Русиядә иң байлар арасында


Forbes 2013 елда Русиядә иң бай хатын-кызлар исемлеген игълан итте. Бу исемлеккә Татарстаннан “Бәхетле” челтәре хуҗасы Мөслимә Латыйпова, Татарстанның элекке президенты оныгы Камилә Шәймиева, “ТАИФ” генераль директорының икътисад һәм финанслар урынбасары Гүзәлия Сафина керде.

Латыпова 300 миллион долларлык байлыгы белән Русиядә бишенче урынны алган. ТАИФның 4,5% хиссәләренә ия Сафина алтынчы урында, аның 210 миллион доллар байлыгы бар дип әйтелә. Шәймиева 90 миллион доллар белән 16 урында килә.

Шәймиева быел 2% ТАИФ акцияләренә ия булды һәм ул бу холдингның директорлар шурасына керә.

Русиянең иң бай хатын-кызы – Мәскәүнең элекке башлыгының Юрий Лужковның җәмәгате Елена Батурина дип белдерелә. Аның байлыгы 1,1 миллиард доллар дип бәяләнә.
XS
SM
MD
LG