Accessibility links

Русия хакимияте “чит ил агентлары”на да акча бүлә


Русия хакимиятләре хөкүмәттән тыш оешмалар канунындагы “чит ил агентлары” төшенчәсенә эләккәннәргә акча бүләчәк. Шушы арада президент грантларына ияләрнең исемлеге игълан ителәчәк.

Бу хакта “Известия” газетына Кремельдәге чыганак хәбәр иткән. Аның сүзләренчә, алты мең гаризаның өчтән бере канәгатьләндерелгән. Алар арасында элек чит илләрдән финансланган “Кеше хокуклары өчен” хәрәкәте, Мәскәү-Хельсинки төркеме, “Голос” ассоциациясе дә бар.

Бу чыганак “Известия”гә, грантларны бирү ачык рәвештә башкарыла, эшләгән эшләре турында хисапларын яшергән оешмалар “кара исемлеккә” кертеләчәк һәм киләчәктә аларга акча алу кыен булачак, дип белдергән.
XS
SM
MD
LG