Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда африка вабасы сәбәпле хосусый хуҗалыкларда дуңгыз асрау тыелачак


Русиядә дуңгызлар арасында африка вабасы авыруы тиз таралу сәбәпле, Татарстанда тиздән бу хайваннарны хосусый хуҗалыкларда асрау тыелачак һәм авыл кешеләренә бу чиргә бирешми торган башка мал-туар тотарга тәкъдим ителәчәк.

Хосусый хуҗалыклар дуңгыз асраучы зур ширкәтләрдән ерак булганда гына аларга бу хайванны тотарга рөхсәт ителергә мөмкин. Бу хакта Татарстан хөкүмәтенең ветеринария идарәсе сайтында хәбәр ителә.

Дуңгыз асрауны тыю кисәк кенә булмаячак. Башта ветеринария идарәсе белгечләре халыкка бу карарның ни өчен кабул ителгәнен һәм башка хайван асрау кирәклеген аңлатачак. Авыл кешеләренә дуңгызларын саткан вакытта югалткан керемнәрен каплау өчен күпме субсидия биреләчәге дә әйтеләчәк.

Русиядә 58 урында африка вабасы булу ачыклангач, хөкүмәт саклану чаралары күрелмәгән хуҗалыкларда дуңгыз асрауны тыярга тәкъдим итте.
XS
SM
MD
LG