Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бизнес Молодость" авторы татар журналистлары белән очрашты


Казанда бушлай тренингтан бер күренеш
Казанда бушлай тренингтан бер күренеш

22 августа Казанның "Ривьера" кунакханәсендә Русиякүләм билгеле "Бизнес Молодость" проекты авторларының берсе Михаил Дашкиев татар журналистлары белән очрашты. Шунда ук ул 600-ләп кешегә бушлай тренинг та үткәрде.

Казанда "Бизнес Молодость" проекты аша үз эшен башлап йөзәр мең табыш алып эшләүче дистәләгән яшь эшкуар бар. Алар арасында татар егетләре дә шактый. Шуларның берсе – Алмаз Зыятдинов. Ул эшмәкәр дуслары белән Михаил Дашкиевны Казанда яшь эшкуарлар һәм үз эшен ачарга теләүчеләр белән очраштырырга теләгән.

"Бизнес Молодость" авторлары Русия шәһәрләрендә чыгышларын туктаткан булсалар да, Казанга өчен чыгарма ясаганнар. Михаилның Татарстанда туганнары яшәү дә аны республикага йөз белән борылырга этәргән. Ул бу хакта үзе әйтте һәм бизнес өлкәсендә тупланган фикер-тәҗрибәләре белән уртаклашты.

"Матбугат.ру" сайты җитәкчесе Данил Сәфәров "Бизнес Молодость" тәҗрибәсен кулланып татар сайтларының кулланучыларын арттырмакчы. Ул алардан махсус бизнес дәресләр да алмакчы.

Михаил Дашкиевның татар журналистлары белән очрашуы
Михаил Дашкиевның татар журналистлары белән очрашуы
Журналистлар Михаилдан хәләл сәүдәгә бәйле сорау да бирделәр. "Нинди генә дин, нинди генә милләт булмасын, сәүдәнең уңышын саннар билгели, мөселманнар арасында да башка төрле берәмлекләр, башка саннар кулланыла дип уйламыйм. Иң мөһиме – гадел, канун бозмыйча эш итү. Мәсәлән, без Русиянең салым системына зарланган кешеләрне аңлап бетермибез, димәк алар эшмәкәрлекнең асылын аңлап бетермиләр. Кем сату итүгә начар карый – ул берничек тә эшмәкәр була алмый. Без һәрвакыт үз-үзебезне сатабыз. "Бизнес Молодость" барлык салымнарны түләп аена миллионлаган табыш ала һәм бездә укып киткән егет-кызлар да гадел юл белән зур уңышларга ирешәләр", диде Михаил Дашкиев.
XS
SM
MD
LG