Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечняда Коръән уку бәйгесендә татар егете җиңде


Чечняда Коръән уку бәйгесендә татар егете җиңде
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:48 0:00

Чечняда Коръән уку бәйгесе

24 августта Грозный шәһәренең Русия ислам университеты бинасында күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр арасында Коръән уку бәйгесе үтте. Анда Русиянең төрле төбәкләреннән 20ләп кеше катнашты.

Бу бәйгедә Татарстаннан килгән Аяз Хәлимов җиңеп чыкты. Аязга 13 яшь, ул "Ярдәм" мәчетендәге тернәкләндерү үзәгендә белем алган, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары диния идарәсе.

Бу бәйгедә Дагыстаннан Гаджимурат Магомедрасулов икенче, Чечнядан Абуязид Туганов һәм Ингушетиядән Хаваж Оздоев өченче урынны алды.

Беренче урынга 65 мең сум, икенче һәм өченче урыннарга 35 һәм 25 мең сум акчалата бүләк бирелде.

Чечня мөселманнары диния идарәсе белдерүенчә, бу бәйге республиканың элекке президенты Әхмәт хаҗи Кадыйровның тууына 62 ел тулуга багышлап үткәрелгән.

Русия сукырлар җәмгыятенең Чечнядагы бүлеге, республикада 2536 сукыр һәм начар күрүче бар, дип белдерә.

Аяз Хәлимов
Аяз Хәлимов
2008 елда Чечнядагы 12 кеше Татарстанга килеп "Сөләйман" мәчетендәге тернәкләндерү үзәгендә Брайл ысулы белән Коръән уку серләрен өйрәнеп кайта. 2009 елда Грозныйда күрмәүчеләргә Коръән уку курслары ачыла. 2012 елдан Грозныйдагы бу курсларга Русиянең башка төбәкләреннән дә килә башлыйлар.

Аңа кадәр Русиядә бер генә урында – Казанның "Сөләйман" мәчетендәге күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәгендә генә Брайл ысулы белән Коръән укырга өйрәнергә мөмкин иде.

2007 елдан бирле "Сөләйман" мәчетендәге күрмәүчеләргә һәм начар күрүчеләргә рухи тернәкләндерү хезмәте күрсәтү үзәгенә Русиянең төрле төбәкләреннән меңгә якын кеше килеп киткән. Хәзер бу үзәк Казанның Мәскәү районында ачылган "Ярдәм" мәчетенә күчте.
XS
SM
MD
LG