Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Татар яшьләре көннәре башланды

Казанда татар яшьләре көннәре башланды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:50 0:00

Казанда Татар яшьләре көннәре башланды

Быел 24нче тапкыр оештырылган Татар яшьләре көннәренең рәсми ачылышы 26 августта Татарстан халыклар дуслыгы йортында үтте. Төп чаралар исә "Идел" яшьләр үзәгендә уза.

Беренчесе 1990 елда үткән Татар яшьләре көннәренең быелгысында да Русия төбәкләре һәм ерак һәм якын көнчыгыш илләрендә яшәүче татар яшьләрен үзара берләштерү төп максат булып тора. Шулай ук чит төбәкләрдәге татар яшьләре оешмалары арасында эшлекле һәм мәдәни элемтәләрне ныгыту, яшьләр сәясәте, фән, мәдәният, мәгариф өлкәсендә булган проблемнарны чишү дә беренчел бурыч санала.

Татар яшьләре көннәренең рәсми ачылышына катнашкан Русия дәүләт думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов мондый мәйданчыкның бик зарур икәнлеген билгеләп үтте.

"Әлеге форумнар тагын да күбрәк булсын иде. Чөнки безнең читтә яшәгән татар яшьләре берләшүгә мохтаҗ. Без татар яшьләрен монда күбрәк җыярга тиеш. Сезгә анда татар халкының гореф-гадәтләрен саклау, аларны киң җәелдерү бик авыр. Кызганыч, елдан-ел татар яшьләрендә туган телне белү кими бара. Шуңа күрә без читтән килгән татар яшьләренә таянабыз. Сез үз төбәкләрегезгә кайткач шушындагы татар рухын җиткереп, үз яшьтәшләрегез һәм хәтта өлкәнрәкләр арасында да татар телен һәм гореф-гадәтләрен саклау юнәлешендә эшне тагын да киңрәк җәелдерерсез дигән фикердә торабыз", дип ул татар яшьләренә мөрәҗәгать итте.

Рәсми ачылыш татар җыр-биюләре белән үрелеп барды. Кичен исә "Идел" яшьләр үзәгендә "Моңлы сандугач" һәм "Танцпол йолдызы" бәйгеләре уздырылды.

Русиянең 35тән артык төбәгеннән һәм берничә чит илдән килгән 160тан артык татар яшьләре 27 августта төрле мастер-классларга катнашты, "Милли гореф-гадәтләрне яңарту", "Татар мәдәнияте үсешендә төп тенденцияләр" темаларына сөйләшүләр уздырды.

Сишәмбедә шулай ук Камал театры артистлары белән очрашу, спорт чаралары, кичен "Татар егете" һәм "Татар кызы" бәйгеләрен оештыру каралган.

Казанда Татар яшьләре көннәре башланды

"Идел" яшьләр үзәгенең элекке җитәкчесе, Татар федераль милли-мәдәни автомиясенең аппарат җитәкчесе Миләүшә Шәрәпова (у) һәм Төмән өлкәсенең яшь татар активисты Римма Вәлиева
1/26 "Идел" яшьләр үзәгенең элекке җитәкчесе, Татар федераль милли-мәдәни автомиясенең аппарат җитәкчесе Миләүшә Шәрәпова (у) һәм Төмән өлкәсенең яшь татар активисты Римма Вәлиева
26 августа Казанда Халыклар дуслыгы йортында XXIV Татар яшьләре көннәрен рәсми төстә ачып җибәрү тантанасы узды.
Татар яшьләре көннәре делегатлары
2/26 Татар яшьләре көннәре делегатлары
26 августа Казанда Халыклар дуслыгы йортында XXIV Татар яшьләре көннәрен рәсми төстә ачып җибәрү тантанасы узды.
Автор-башкаручы Илназ Сафиуллин
3/26 Автор-башкаручы Илназ Сафиуллин
26 августа Казанда Халыклар дуслыгы йортында XXIV Татар яшьләре көннәрен рәсми төстә ачып җибәрү тантанасы узды.
(с) Тарихчы Фаяз Хуҗин
4/26 (с) Тарихчы Фаяз Хуҗин
26 августа Казанда Халыклар дуслыгы йортында XXIV Татар яшьләре көннәрен рәсми төстә ачып җибәрү тантанасы узды.
Татар яшьләре көннәре ачылышына 160лап делегат килгән иде
5/26 Татар яшьләре көннәре ачылышына 160лап делегат килгән иде
26 августа Казанда Халыклар дуслыгы йортында XXIV Татар яшьләре көннәрен рәсми төстә ачып җибәрү тантанасы узды.
Делегатлар арасында Рамай Юлдашев кебек "ветеран"нар да булды
6/26 Делегатлар арасында Рамай Юлдашев кебек "ветеран"нар да булды
26 августа Казанда Халыклар дуслыгы йортында XXIV Татар яшьләре көннәрен рәсми төстә ачып җибәрү тантанасы узды.
Татар яшьләре көннәре ачылышына 160лап делегат килгән иде
7/26 Татар яшьләре көннәре ачылышына 160лап делегат килгән иде
26 августа Казанда Халыклар дуслыгы йортында XXIV Татар яшьләре көннәрен рәсми төстә ачып җибәрү тантанасы узды.
Татар яшьләре көннәрен ачырга килгән түрәләр
8/26 Татар яшьләре көннәрен ачырга килгән түрәләр
26 августа Казанда Халыклар дуслыгы йортында XXIV Татар яшьләре көннәрен рәсми төстә ачып җибәрү тантанасы узды.
Алып баручы Илфар Кәримов
9/26 Алып баручы Илфар Кәримов
26 августа Казанда Халыклар дуслыгы йортында XXIV Татар яшьләре көннәрен рәсми төстә ачып җибәрү тантанасы узды.
Татар интернетының бер вәкиле Раил Гатауллин
10/26 Татар интернетының бер вәкиле Раил Гатауллин
26 августа Казанда Халыклар дуслыгы йортында XXIV Татар яшьләре көннәрен рәсми төстә ачып җибәрү тантанасы узды.
Делегатлар
11/26 Делегатлар
26 августа Казанда Халыклар дуслыгы йортында XXIV Татар яшьләре көннәрен рәсми төстә ачып җибәрү тантанасы узды.
Артур Маузер Сакс
12/26  Артур Маузер Сакс
26 августа Казанда Халыклар дуслыгы йортында XXIV Татар яшьләре көннәрен рәсми төстә ачып җибәрү тантанасы узды.
Делегатлар чыгышы
13/26 Делегатлар чыгышы
26 августа Казанда Халыклар дуслыгы йортында XXIV Татар яшьләре көннәрен рәсми төстә ачып җибәрү тантанасы узды.
Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов саф татар телендә чыгыш ясады
14/26 Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов саф татар телендә чыгыш ясады
26 августа Казанда Халыклар дуслыгы йортында XXIV Татар яшьләре көннәрен рәсми төстә ачып җибәрү тантанасы узды.
Делегатлар чыгышы
15/26 Делегатлар чыгышы
26 августа Казанда Халыклар дуслыгы йортында XXIV Татар яшьләре көннәрен рәсми төстә ачып җибәрү тантанасы узды.
Лилиана Газизова җырлады
16/26 Лилиана Газизова җырлады
26 августа Казанда Халыклар дуслыгы йортында XXIV Татар яшьләре көннәрен рәсми төстә ачып җибәрү тантанасы узды.
Яшьләр министры Рафис Борһанов төбәкләрдәге актив татар яшьләренә мактау кәгазьләре бирде
17/26 Яшьләр министры Рафис Борһанов төбәкләрдәге актив татар яшьләренә мактау кәгазьләре бирде
26 августа Казанда Халыклар дуслыгы йортында XXIV Татар яшьләре көннәрен рәсми төстә ачып җибәрү тантанасы узды.
Русия дәүләт думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов
18/26 Русия дәүләт думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов
26 августа Казанда Халыклар дуслыгы йортында XXIV Татар яшьләре көннәрен рәсми төстә ачып җибәрү тантанасы узды.
Автор-башкаручы Илгиз Шәйхразиев
19/26 Автор-башкаручы Илгиз Шәйхразиев
26 августа Казанда Халыклар дуслыгы йортында XXIV Татар яшьләре көннәрен рәсми төстә ачып җибәрү тантанасы узды.
Төмән өлкәсе активисты Римма Вәлиевага Русия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов мактау кәгазе тапшырды
20/26 Төмән өлкәсе активисты Римма Вәлиевага Русия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов мактау кәгазе тапшырды
26 августа Казанда Халыклар дуслыгы йортында XXIV Татар яшьләре көннәрен рәсми төстә ачып җибәрү тантанасы узды.

Халыклар дуслыгы йорты мөдире Ирек Шәрипов

21/26

Журналистлар Римзил Вәли (у) белән Саша Долгов "Идел" яшьләр үзәге директоры Ләйсән Төхфәтуллинага диплом тапшыралар
22/26 Журналистлар Римзил Вәли (у) белән Саша Долгов "Идел" яшьләр үзәге директоры Ләйсән Төхфәтуллинага диплом тапшыралар
26 августа Казанда Халыклар дуслыгы йортында XXIV Татар яшьләре көннәрен рәсми төстә ачып җибәрү тантанасы узды.
Делегатлар чыгышы
23/26 Делегатлар чыгышы
26 августа Казанда Халыклар дуслыгы йортында XXIV Татар яшьләре көннәрен рәсми төстә ачып җибәрү тантанасы узды.

24/26
26 августа Казанда Халыклар дуслыгы йортында XXIV Татар яшьләре көннәрен рәсми төстә ачып җибәрү тантанасы узды.
Делегатлар чыгышы
25/26 Делегатлар чыгышы
26 августа Казанда Халыклар дуслыгы йортында XXIV Татар яшьләре көннәрен рәсми төстә ачып җибәрү тантанасы узды.
(у) Рәдиф һәм Рүзәл Әхмәдиевләр
26/26 (у) Рәдиф һәм Рүзәл Әхмәдиевләр
26 августа Казанда Халыклар дуслыгы йортында XXIV Татар яшьләре көннәрен рәсми төстә ачып җибәрү тантанасы узды.
Previous slide
Next slide
XS
SM
MD
LG