Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар яшьләре урысча сөйләп татар телен үстермәкче


XXII Татар яшьләре көннәренә килгән вәкилләр Тинчурин театрында
XXII Татар яшьләре көннәренә килгән вәкилләр Тинчурин театрында

Сишәмбе Казанда Тинчурин театрында XXII Татар яшьләре көннәренең рәсми ачылышы булды. 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк чарага Русиянең 26 төбәгеннән килгән вәкилләргә караганда Азәрбәйҗан, Казакъстан, Кытай, Төркиядән килгән яшьләр татарча яхшырак сөйләшә, белмәсә - өйрәнергә тели.

Татарстанның яшьләр эшләре министрлыгы, Федераль татар милли-мәдәни мохтәрияте һәм “Идел” яшьләр үзәге оештырган бу чарага егет-кызлар төрле максатлар белән килә. Быел алар 180гә якын. Күбесе күңел ачып, ял итеп китә. Дүшәмбе алар Лаеш районындагы Боровое Матюшино бистәсендәге “Идел” яшьләр аланына килеп урнашуга бер-берсе белән танышып, татар яшьләре көннәрен үзләренчә башлаганнар иде. Шуңа да рәсми ачылышта тарсынып утырмадылар, чыгып биеп тә алдылар, кайбер чыгыш ясаучыларга шаулатып кул да чаптылар. Ләкин араларында татарча сөйләшүчеләр генә аз икән.

Вәлиулла Хәсәнов
Вәлиулла Хәсәнов
– Мин быел Татар яшьләре көннәрендә өченче тапкыр катнашам. Кызганыч, мондагы кешеләр урыс теле аша татар телен үстерергә тели. Хәтта өченче тапкыр килүчеләр дә татарча сөйләшми. Миңа бу ошамый. Үзләре һәр көнне татар теленең киләчәге безнең кулда дип сөйли, ә үзләре һаман да әле урысча аралашалар.

Ни өчен сөйләшмиләр дип уйлыйсың?

– Бәлки, Русиядә яшәгәнгәдер, аларга басым ясыйлармы әллә шундый үз сәясәте бармы. Белмим, аңлый алмыйм, ди Кытайдан килгән 22 яшьлек Вәлиулла Хәсәнов.

Үзенең ана телендә әйбәт сөйләшүен әти-әнисе тәрбиясе һәм туган телгә булган мәхәббәт белән бәйләп аңлата ул.

– Әти-әни тәрбиясе, татар китаплары һәм җырларының миңа тәэсире көчле булды. Туган телдә язылган лазер тәлинкәләре безнең өчен зур роль уйнады.

Кайсы җырчыларны тыңлыйсың?

– Классиклардан Илһам Шакиров бар, урта буын артистлардан Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Хәния Фәрхи. Саный китсәң күп инде алар. Илсөя Бәдретдинованы аерып әйтәсем килә, аның җыр текстлары бик көчле язылган. Ул бөтен татар халкының тормышын күрсәтә кебек.

Киләчәктә кем булырга уйлыйсың?

– Татар галиме, тарихчы, әдәбиятчы, мәгърифәтче, ди-джейлык белән дә кызыксынам.

Берәр юнәлештә ныклап шөгыльләнми торгансыңдыр бит?

– Миңа бөтенесе кызык, әлегә барысына да бертигез карыйм. Нәрсә генә эшләсәм дә дөрес итеп татар телен, татар исемен дөньяга танытасым килә.

Казанга күчеп кайту теләге юкмы?

– Әлбәттә, бар. Киләчәк тормышымны, гомеремне Казан белән бәйләргә иде. Алла рәхмәте белән теләгем чынга ашар дип өметләнәм, ди Вәлиулла.

Заур Сәламов
Заур Сәламов
Вәлиулла яшьләрнең татарча сөйләшмәвенә гаҗәпләнсә, Азәрбәйҗаннан килгән вәкил, Бакудагы “Туган тел” җәмгыяте активисты Заур Сәламов Татарстан җитәкчелеге читтә яшәүче татарларның теләкләренә битарафлык күрсәтә дип саный. Туган телендә сөйләшә белмәвен ул Бакуда татар теле укытучылары булмау белән аңлатты. Заур Федераль татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Илдар Гыйльметдиновтан да, республиканың Дәүләт шурасы вәкилләреннән дә Азәрбәйҗан татарлары исеменнән укытучылар сораган, тик уңай җавап ишетмәгән.

“Ни өчен татарча белмисең дип сорыйсыз, мин аңлыйм тик сөйләшә алмыйм. Чөнки Бакуда татар телен өйрәтүче юк. Татарстан хакимияте вәкилләре белән очрашканда, ни өчен чит илләргә татар теле укытучылар җибәрмисез дип әйттем. Бездә туган телдә әби-бабайлар һәм әти-әни генә сөйләшә. Яшьтәшләрем, 30 яшькә хәтле булган егет-кызлар татар телен бөтенләй белми. Әле мин тырышсам, “Исәнмесез?, Нишлисез? Кая бардың? Кайдан килдең?” дип әйтә алам. Казанга килгәч безнең белән очрашкан җитәкчеләргә, “Ни өчен бу болай, укытучылар җибәреп булмыймы? Без эш хакын, тору мәсьәләләрен үзебез җайлар идек”, дидем. “Бу эшне без эшләргә тиеш түгел” дип сорауны җавапсыз калдырдылар. Гади тел белән әйткәндә, мин алардан “Сезнең исемегез ничек?” дим, ә ул берни әйтми. Бу мине үтерә, күңел рәнҗи. Ничек кенә булмасын без милләттәшләр бер-беребезгә ярдәм итәргә тиеш”, ди Заур Сәламов. Шул рәвешле ул кайбер вәкилләрнең ни өчен татарча сөйләшмәвенә җавап бирде.

Әзһәр Шакиров сөйли
Әзһәр Шакиров сөйли
Татар яшьләре көннәрен оештыручылар эшләрен югары рухта алып барырга тырыша, әмма тел мәсьәләсенә күз йомганнар диярлек. Рәсми ачылышта Татарстанның халык артистлары Әзһәр Шакиров белән Миңгол Галиевка урысча да сөйләргә туры килде. Аңлавыбызча, бу хакта аларга алдан әйтеп куелган иде.

XXII Татар яшьләре көннәренә чакырылган республиканың Дәүләт шурасы депутаты Фәрит Мифтахов өлкән буын вәкилләре кебек урысчага күчеп тормады, үз телендә сәламләде.

Сәхнә түренә Татар яшьләре көннәренең даими кунаклары, ветераннары, Миләүшә Шарапова кебек башлап йөрүче әйдаманнар да чакырылды. Алар арасында журналист Римзил Вәлиев тә бар иде.

Ләйсән Төхвәтуллин (с.) һәм Миләүшә Шарапова
Ләйсән Төхвәтуллин (с.) һәм Миләүшә Шарапова
Татар яшьләре көннәре 1990 елдан башлап үткәрелеп килә. Әлеге чарада төрле төбәкләрдән килгән яшьләр атна дәвамында бер-берсе белән танышып, ял итүдән тыш, төрле семинар-тренингларда, түгәрәк өстәл сөйләшүләрендә, фикер алышуларда катнашып, танылган шәхесләр белән очрашып тәҗрибә тупларга тиеш. Быел да егет-кызларны мавыктыргыч һәм эшлекле очрашулар, күңелле сәфәрләр көтә, ди “Идел” яшьләр үзәге мөдире вазифасын башкаручы Ләйсән Төхвәтуллина.


Вәкилләр Тинчурин театрыннан кайтканда урам тыгыны ясап алырга да өлгерде
Вәкилләр Тинчурин театрыннан кайтканда урам тыгыны ясап алырга да өлгерде
“Безнең янга Универсиада идарәсенең дә килүе көтелә. Алар 2013 елда Казанда узачак зур спорт уеннары хакында сөйләячәк һәм татар яшьләре биредә ничек катнаша алачак дигән сорауга да җавап табылыр дип уйлыйбыз. Елдагыча татар теле мәсьәләләре, кемдә нинди проект бар, идея-фикерләр белән уртаклашулар булачак. Шунысы куандыра, вәкилләр арасында актив яшьләр елдан-ел арта, яңара, яңа кан килә.

Берничә ел элек XX Татар яшьләре көннәренә егет-кызлар җыйналып гимн язганнар иде. Быел Удмуртиядән килгән вәкилләр 2012 елгы җыенга гимн иҗат иткәннәр, кызганыч, урыс телендә, тик шулай да авторларга бу эшләре өчен зур рәхмәт әйтәсем килә”, ди Ләйсән. Ул әлеге чараны элекке әйдаманнардан калышмыйча, җиренә җиткереп башкарып чыкмакчы.
XS
SM
MD
LG