Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарда балалар өчен дини җәйләү эшләде


Балалар җәйләвендә
Балалар җәйләвендә

Ике ел инде татар һәм башкорт балалары җәйләрен Самар өлкәсенең Кинел-Черкасски районында урнашкан "Колос" җәйләвендә ял итәләр. Балаларның ялын өлкә мөфтияте һәм өлкәнең сәламәтлек министрлыгы оештыра.

Җәйләүдәге җаваплылыкны "Яктылык" мәктәбе директоры Радик Газизов үз өстенә алды. Радик әфәнденең ярдәмчеләре булып "Нур" мәдрәсәсенең ректоры Али хәзрәт Сөләйманов һәм мәдрәсә мөгаллиме Сәйфетдин хәзрәт Мөрсәлимов эшләде.

Бәйгедә җитәкчеләр дә катнашты
Бәйгедә җитәкчеләр дә катнашты
Җәйләүдә балаларны хәләл ризыклар белән тукландырдылар. Барлык тәрбия чаралары да динебез ислам кануннары нигезендә һәм татар халык педагогикасына нигезләнгән иде. Милли аң һәм милли мәдәният дәресләрен алып бардылар. Шул ук вакытта кичләрен кинофильмнар карау мөмкинлеге тудырылган иде. Балаларга тәмәке тартуның, хәмер-шәраб эчүнең, наркотикларны куллануның зарарлыгы турында әңгәмәләр уздырдылар. Төрле-төрле уеннар, викториналар, күңел ачу чаралары - барчасы да биш вакыт намаз уку белән бергә барды.

Ялны түгәрәкләү чарасы буларак Сабан туе уздырылды. Монда лагерьдагы бар балалар да катнашты. Барчасын да татар ризыклары белән сыйладылар. Талип хәзрәт Яруллин балалар һәм ата-аналар каршында тирән эчтәлекле вәгазь сөйләде, уеннарда катнашып балалар алдында дәрәҗәсен күтәрде. Малайлар һәм кызлар бәйгеләрдә катнаштылар, бүләкләр алдылар.
XS
SM
MD
LG