Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пентагон: АКШ Сүриягә һөҗүм итәргә әзер


АКШ саклану министры Чак Һэйгел
АКШ саклану министры Чак Һэйгел
АКШ саклану министры Чак Һэйгел белдерүенчә, әгәр президент Барак Обаманың фәрманы булса, кораллы көчләр Сүриягә һөҗүмгә әзер.

АКШ Дәүләт секретаре Джон Керри Сүриядә химик корал куллануны “инкарь итмәслек” дәлилләр булуын белдерде.

Британия шулай ук Сүриягә хәрби чара мөмкинлеге планын әзерли. Британия премьер-министры Дэвид Кэмирон, Сүриядәге вәзгыять үзгәргәнгә, ялын туктатып Лондонга кайтты.

Италия тышкы эшләр министры Эмма Бонино Димәшкнең тыныч халыкка каршы химик корал куллану шиге белән Сүриягә теләсә нинди һөҗүмнең БМО Иминлек шурасында килештерелергә тиешлеген әйтте.

Сүрия тышкы эшләр министры Ваһид Мөгәллим сүзләренчә, Көнбатышның Сүрия низагына керешүе “Әл Каидә” белән бәйләнештәге гыйсьянчы төркемнәргә файдага гына булачак. Ул, читтән куркыныч булуга карамастан, Димәшкнең гыйсъянчыларга каршы көрәшәчәген әйтә.

21 август көнне Димәшктә химик корал куллану мөмкинлеген тикшергән БМО белгечләре чәршәмбегә кадәр эшләрен туктатып торды дип хәбәр ителде.
XS
SM
MD
LG