Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөхәммәт пәйгамбәр ядкарьләре меңнәрчә мөселманны җәлеп итә


Дагыстанның "Анжи" футбол такымы хуҗасы Сөләйман Кәримов Мөхәммәт пәйгамбәрнең шәхси әйберләре күргәзмәсендә
Дагыстанның "Анжи" футбол такымы хуҗасы Сөләйман Кәримов Мөхәммәт пәйгамбәрнең шәхси әйберләре күргәзмәсендә

Сишәмбе Махачкалада Мөхәммәт пәйгамбәрнең ядкарьләре белән бәйле күргәзмә ачылды. Гарәп Әмирлекләреннән китерелгән әйберләргә шикләнеп караучылар да бар.

Мөхәммәт пәйгамбәрнең чәче, халаты һәм кайбер көнкүреш әйберләрен өч махсус рейс белән алып килделәр. Аны Мөхәммәт пәйгамбәр ядкарьләрен саклаучы шәех Әхмәт бин Мөхәммәт әл-Хазрадҗи җитәкчелегендә 50 кешелек вәкиллек озата килде.

Каспийски һава аланында әлеге ядкарьләрне каршы алу өчен Дагыстан мөфтие Әхмәт хаҗи Әфәнди, хөкүмәт вәкилләре килгән иде, шулай ук Төньяк Кавказдан меңнәрчә мөселман җыелды.

Күргәзмә сишәмбедә Али Алиев исемендәге спорт комплексында ачылды һәм ул биш көн дәвам итәчәк. Оештыручылар аны ике миллионнан арты кеше караячак дип планлаштыра.

Әмма кайбер мөселманнар арасында бу әйберләр Мөхәммәт пәйгамбәрнеке булуында шикләнеп караучылар да бар. Исемен әйтергә теләмәгән бер мөселман документларсыз гына бу әйберләр Мөхәммәт пәйгамбәрнеке булуында шикләнүен әйтә.

“Менә шул әйберләр чыннан да пәйгамбәрнеке булса, алардан бәрәкәт алу дөрес булыр. Ничек аспириннан файда алырга мөмкин, шулай ук пәйгамбәребездән дә файда алырга мөмкин. Ул кеше буларак бәрәкәтле кеше. Мисал өчен, су беткәч, ул кулын савытка тыга да, су күбәя. Әлбәттә, бәрәкәт дәрәҗәсеннән табыну дәрәҗәсенә күчә икән, дөрес булмый”, ди ул.

Әлеге күргәзмәгә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән Хәләл фонды башлыгы Марат Низамов та киткән.

Билгеле булганча, Мөхәммәт пәйгамбәрнең шәхси әйберләренең кайберләре, аерым алганда чәче, сакалы, аяк табаны эзе Истанбулдагы элеккеге солтан сараенда Топ-Капы дип аталган ислам сәнгате комплексында махсус урында саклана. 19 августта Татарстан мөфтие Төркиягә сәфәре кысаларында нәзарәт вәкилләре белән берлектә Топ-Капыда булып әлеге әйберләрне карады.

Төмәндәге музейда да Мөхәммәт пәйгамбәр сакалының бер бөртеге саклана
Төмәндәге музейда да Мөхәммәт пәйгамбәр сакалының бер бөртеге саклана
Шулай ук 2011 елны Мөхәммәт пәйгамбәрнең 1400 еллык тарихы булган касәсе Лондоннан Грозныйга кайтарылган иде. Ул көнне Чечня башкаласының төп мәчетенә, әлеге касәне күрү һәм аңа баш ию өчен меңнәрчә кеше җыелды. Шулай ук һава аланыннан мәчеткә кадәр касә үтәсе юлның ике ягына да тере дивар ясап кешеләр тезелде.

Төмәндәге төбәкне өйрәнү музеенда да Мөхәммәт пәйгамбәрнең сакал бөртеге саклана. Аны Ямбай авылындагы данлыклы мәчетне салдырган Нигъмәтулла хаҗи Сәйдуков-Кармышаков хаҗга баргач алып кайткан дип сөйлиләр. Кайберәүләр бу изге әйберләр дип, аларга табынырга тырыша. Дин әһелләре табынудан сакланырга куша.
XS
SM
MD
LG