Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар Путин белән хөкүмәттән тыш оешмалар канунын тикшерәчәк


Русия думасы каршында хөкүмәттән тыш оешмалар канунына каршы ялгыз пикет. 6 июль, 2012
Русия думасы каршында хөкүмәттән тыш оешмалар канунына каршы ялгыз пикет. 6 июль, 2012
Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасы хөкүмәттән тыш оешмалар канунына үзгәрешләр әзерләде.

“Известия” газеты язуынча, шура кануннан “чит ил агенты” дигән төшенчәне төшереп калдырырга тәкъдим итә, чөнки канунда сәяси эшчәнлек һәм чит илдән чыганак дигән төшенчәләргә аңлатма бирелмәгән.

Узган елның ноябрь аенда көчкә кергән канун нигезендә, чит илләрдән финансланучы һәм сәяси эшчәнлек белән шөгыльләнүче теләсә кайсы хөкүмәттән тыш оешма чит ил агенты буларак теркәлергә тиеш.

Шура әгъзалары фикеренчә, читтән, билгеләнгән күләмгә караганда артыграк акча алучыларны да ныклап тикшерү кирәк. Бер йә 100 долларга сәяси бернәрсә дә эшләп булмый, әгәр өч миллион сум турында сүз бара икән, бу башка мәсьәлә, дип белдерә хөкүмәттән тыш оешмаларны үстерү комиссиясе җитәкчесе Елена Тополева-Солдунова.

Сентябрь башында Путин белән очрашу вакытында аңа канунга үзгәрешләр тәкъдим ителәчәк.
XS
SM
MD
LG