Accessibility links

Казанда полициянең элекке майоры дүрт елга шартлы хөкем ителде


28 августта Казанның Яңа Савин районы мәхкәмәсе элек Татарстан эчке эшләр идарәсендә эшләгән Сергей Толстыхны шартлы дүрт елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды. Толстыхка шулай ук өч ел ярым сынау вакыты да билгеләнде.

Тикшерү белдерүенчә, 2007 елның гыйнвар аенда Толстых казанлы Алена Аппанова фатирына канун бозып барып керә һәм көч кулланам дип куркытып үзе белән барырга таләп итә. Бер айдан соң ханымны үзенең эш бүлмәсенә алып килә, һәм тикшерү мәгълүматларына күрә, аның бармакларын каләм белән изә башлый.

2007 елда Толстых Аппанова улы тәрбяләнгән балалар бакчасына килеп керә һәм аның дүрт яшьлек улын бирүне таләп итә. Бакча хезмәткәрләре баланы яшереп калдыра һәм милиция хезмәткәрләрен чакыра.

Зыян күрүче Аппанова мәхкәмәдә шартлы хөкем җинаятьченең төзәлүенә ярдәм итмәячәк дип белдерде. Мәхкәмәдә зыян күрүчеләр Толстыхны төрмәгә ябуны сораган иде.

Толстых Аппанова белән булган хәлдән тыш тагын биш гамәлдә шикаять ителгән. Казан хокук яклау үзәге җитәкчесе Игорь Шолохов белдерүенчә, ике гамәлдә Толстых акланган, тагын ике гамәлдә аның гаепле булуы расланган, әмма вакыты чыгу сәбәпле эш туктатылган. Җиденче гамәленә карата эш җинаять кылу ачыкланмау сәбәпле туктатылган.
XS
SM
MD
LG