Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таврия университетында кырымтатар теле укытучылары киметелде


Таврия дәүләт университеты
Таврия дәүләт университеты

Таврия дәүләт университетының кырымтатар теле кафедрасындагы тугыз укытучының бишесе эштән чыгарылды. Бу – Украина мәгариф системында барган оптимальләштерү нәтиҗәсе.

Таврия дәүләт университетының кырымтатар теле кафедрасындагы тугыз укытучының бишесе эштән чыгарылды. Нәтиҗәдә кафедрада 5,5 түләүле эш урыныннан өч түләүле эш урыны калдырылды һәм аны да дүрт хезмәткәр бүлешәчәк бер доктор, ике кандидат һәм бер укытучы. Кафедраның элекке мөдире Шевкет Юнусов моны Украинада югары белем турында яңа канун кабул ителгәннән соң Украина мәгариф министрлыгының бер түләүле эш урынына 18 студент булырга тиеш дигән карар чыгаруы һәм шул нигездә университетның оптимальләштерү үткәрүе белән аңлатты. Шевкет Юнусов бу үзгәрешләр турында Азатлык сорауларына җавап бирде.

Күпме студент укый сездә?

Шевкет Юнусов
Шевкет Юнусов
Сонгы елларда кырымтатар теле кафедрасына без 20 студент кабул итәбез. Шуны эйтергә кирәк, кырымтатар әдәбияты кафедрасы инде калмады дияргә мөмкин. Кафедрабызның исеме дә үзгәрде аның исеме кырымтатар әдәбиятшынаслыгы (литературоведение) һәм төрек филологиясы булды.

Ләкин 1990нчы елларда монда Ташкенттан Низами исемендәге педуниверситеттан күчерелгән кырымтатар теле һәм кырымтатар әдәбияты кафедрасы эшли башлаган иде. Анда ел да 50 студент кабул ителә иде.

Эйе, ул вакытта өч төркем тупларга мөмкинлегебез бар иде.

Ә ни өчен бу урыннар киметелде?

Хәзер бар Украина буенча оптимальләштерү бара. Югары уку йортларының укытучылары яртылаш киметелергә тиеш. Мәгариф министры Табачник шундый сәясәт алып бара. Мәсьәлән, Франциядә 80 университет бар икән, ә Украинада 800. Менә шуларны киметергә дигән максат куела кебек. Аның өчен шундый ысул белән, басым ясап, сәгатьләрне киметеп югары уку йортларын да киметергә юл алган булсалар кирәк.

Ләкин сөргенлектән үз ватанына кайткан кырымтатар халкының, теленең вазгыяте икенче, милли мәктәпләр өчен кырымтатар теле укытучылары әзерләү мәсьәләсе кискен торганда сездән бер-ике эш урынын киметеп нәрсәгә ирешәчәк университет? Бу мәсьәләне күтәрмәдегезме? Килеп чыккан вазгыятькә тәэсир итә аламы укытучылар?

Без моны аңлатырга тырыштык. Тел бар икән, әдәбият бар дигән сүз. Тел сөйләшергә өйрәтә, әдәбият фикер йөртергә. Моның берсе булмаса, без бер канатлы кош булып чыгабыз. Югарыдагы җитәкчеләр фикеренчә, сәгатьләрнең 70 проценты телгә, 30 проценты әдәбиятка бирелергә тиеш. Бу эшне эшләгән җитәкчәләр мәсьәләне анламыйлар бугай. Акмәчеттә димломлы белгечләрнең белемен арттыру институтын да ябалар, аннан бер үзәк ясарга максат куйганнар. Ә ул студентлар әзерләми, ул укытучыларның белемен арттыра. Аларның үз функциясе бар.

Кыскартудан соң укытучыларның эше артамы?

Бер укытучыга елына 1300 сәгать төшә. Мондый вазгыятьтә гыйлем белән шөгыльләнергәме, студентларны укытыргамы, уйлап карагыз? Хәтта студентларны язучылар белән таныштыру өчен очрашулар үткәрергә дә вакыт булмаячак.

Бу мәсьәлә турында кырымтатар әдәбиятшынаслыгы һәм төрек филологиясы кафедрасының хәзерге мөдире, филология фәннәре докторы Тимур Усеинов мәнә нәрсә диде: "Укытучыларны рейтингларына карап киметтеләр, университет буенча 122 эш урынын, ә безнең факультеттан 10 эш урынын. Факультетта гарәп, фарсы, төрек, кырымтатар теле әдәбияты кафедралары бар. Кыскартылган укытучыларның эшен калган укытучылар алып барачак. Әлбәттә, студентлар өчен бу эшнең нәтиҗәсе яхшы булмаячак, дәресләрнең дәрәҗәсе төшәчәк, чөнки еллар буе билгеле дәрәсләрне укыткан тәҗрибәле укытучылар китте. Без ректоратка хат язып бардык, ләкин бер файдасы да булмады.

Минем фикеремчә, безгә, ягьни Кырым мәгариф министрлыгында безнең кафедрадан яңа куелган министр урынбасары Лемара Селендили, "Мәгарифче" кырымтатар укытучылары берләшмәсе, Кырым сәнәгать-педагогия университетының кырымтатар филология кафедрасы, язучылар катнашында түгәрәк өстәл сөйләшүе үткәреп үзебез өчен бер позиция булдырырга кирәк һәм шуннан соң Украина мәгариф министрлыгына хат язарга кирәк", диде Усеинов.

* * *
Шуны да әйтергә кирәк, Акмәчеткә Таврия дәүләт университетына Ташкенттан Низами исемендәге педуниверситетның кырымтатар филологиясе кафедрасы 1990нчы елларда күчерелгән иде. Ул елларда тик кырымтатар теле факультеты бар иде һәм анда 50 студент кабул ителә иде. Соңыннан бу 50 кырымтатар филологиясе урыныннан унар урын төрек, гарәп, фарсы телләренә алынды, ә кырымтатар филологиясенә тик 20 урын калдырылды.

Инде киметү чираты укытучыларга килгән булса кирәк. 2011 елда "Таврия" дәүләт нәшриятында кырымтатар телендә китаплар чыгарган редакция дә ябылган иде.

Икенче дөнья сугышына кадәр Акмәчеттә Пушкин исемендәге кырымтатар телен, әдәбиятын, сәнгатен өйрәнү институты, 300дән артык кырымтатар милли мәктәбе эшләгән.
XS
SM
MD
LG