Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президент сүзен кистереп әйтә, башкалар да калышмасын иде


Рөстәм Миңнеханов (с) Төмәндә үткән федераль Сабантуйда өлкә губернаторы Владимир Якушев белән
Рөстәм Миңнеханов (с) Төмәндә үткән федераль Сабантуйда өлкә губернаторы Владимир Якушев белән

Миңнеханов фикерләрен хуплап күтәреп алырга кирәк безгә. Туган телне саклау, мәктәпләрдә укыту өчен үзебез дә тырышырга тиешбез. Халыкның үзендә туган теленә ихтирам булмаса, аны кирәк дип тапмаса, президент кына саклап кала алмас телебезне.

Туган телнең кирәклеге, аны сакларга, мәктәпләрдә укытырга кирәклеге турында Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның шулай өздереп әйтүеннән дә гаеп табучылар гаҗәпләндерә мине. Рөстәм әфәнде чит төбәкләрдә булганда да туган телне, динне сакларга кирәклекне шул төбәк җитәкчеләре алдында кистереп әйтә. Буш, нәтиҗәсез үтә торган сүзләр түгел алар, халык аңына уңай йогынты ясый торган ачык фикер әйтә ләбаса ул, төбәк җитәкчеләре алдында милләтебезнең абруен күтәрә.

3 августта Төмәндә булган федераль Сабантуйга килеп, бәйрәм итеп кенә йөрмәде Рөстәм Миңнеханов, килүенең максаты күңел ачудан өстен иде. Өлкә губернаторы белән очрашып, эшлекле сөйләшүләр үткәрде ул, ике төбәк арасында икътисади, мәгариф, мәдәният, мәгълүмат сәясәте өлкәләрендә үзара хезмәттәшлек турында килешүгә ике төбәк башлыклары кул куйды.

Казандагы Ислам университетының филиалын Төмән җирендә булдыру турында да җитди сөйләшүләр булды. Бу килешү тиешле оешмалар тарафыннан әзерләнгән булганга, аның нәтиҗәсе булуына өмет бар. Аның өстенә, Сабантуйда катнашкан дистә меңләгән халык, барлык милли-мәдәни чараларны урыс телендә үткәрүгә күчкән җәмәгатьчелек, мәдәният вәкилләре алдында, төбәк җитәкчеләре белән янәшә торып, саф татар телендә чыгыш ясавы белән милләттәшләребезгә югары үрнәк күрсәтте Татарстан президенты.

Аның Җәмигъ мәчетендә булып өлкә мөфтие Галимҗан хәзрәт Бикмуллиннан Коръән аятьләре укытып, өлкә җитәкчеләре алдында кул күтәреп дога кылуы, милләттәшләребезгә мөрәҗәгать итеп, туган телне, динне саклагыз, дигән сүзләре йөрәкләргә үтеп керде, бик тә тәэсирле булды. Аның Төмәндә булып китүе Себердә яшәүче һәр татар күңелендә милли горурлык хисе кузгатмый калмагандыр, Сабан туена президентыбыз килә дип, аны күреп калырга дип, татарларның агылып килүе дә шуңа бер дәлил булды, Себердә яшәүче татарлар аңа рәхмәтле булып калды.

Миңнеханов фикерләрен хуплап күтәреп алырга кирәк безгә, туган телне саклау, мәктәпләрдә укыту өчен үзебез дә тырышырга тиешбез. Халыкның үзендә туган теленә ихтирам булмаса, аны кирәк дип тапмаса, президент кына саклап кала алмас телебезне. Русиянең милли сәясәт концепциясе белән генә канәгать булмыйча, Татарстан эшләгән милли сәясәт концепциясе һәм башка күп чаралар туган телне саклап калуга юнәлтелгән булуын читтән торып та күрәбез.

Татарстанның үзендә дә урта һәм югары белем бирү оешмалары җитәкчеләреннән тора туган телне югары дәрәҗәгә күтәреп укыту. Аларга да таләп күтәрелергә тиеш, халык үзе дә гафләт йокысыннан уянырга тиеш! Татарстан президентының әнә шундый уй-теләкләре ихлас сүзләрендә ярылып ята.

Бибинур Сабирова
Төмән шәһәре


Азатлыкның "Халык сүзе" бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашларын чагылдыра.
XS
SM
MD
LG