Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәреслекләрнең басма сыйфаты яхшырачак


Мәктәп дәреслекләренең басма сыйфаты яхшырачак
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:41 0:00

Татарстанда чыгучы мәктәп дәреслекләренең басма сыйфаты яхшыра, "Сабантуй" газеты журналга әйләнә. Нәшрият мөдирләре болар турында матбугат очрашуында белдерде.

Яңа уку елы башланыр алдыннан нәшрият мөдирләре һәм кайбер газет, журнал җитәкчеләре үзләрендәге яңалыклар хакында республика журналистларына хисап тотты. 28 августта Татмедиада узган әлеге очрашуда әйтелгәнчә, моннан ары мәктәп дәреслекләре элеккеләренә караганда йомшаграк әмма чыдамрак булган тышлыкларда басыла башлый. Шул ук вакытта эчке битләрнең дә сыйфаты яхшырачак. Рәсемнәргә, инфографикага өстенлек биреләчәк. Бу – балаларда китапка карата кызыксынуны арттыру өчен эшләнә. Әйтик "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты мөдире Мөдәррис Вәлиев сүзләренчә, әлеге нәшрият әлифбаны ике телдә бастыра башлаган. Аның беренчесе татар мәктәбендәге татар баласы өчен булса, икенчесе урыс мәктәбендәге татар баласына атап эшләнгән.

"Алар нигездә якын булсалар да, юнәлешләре төрле. Без чыгарган дәреслекләр бизәлеш, эчтәлек һәм кызыксындыручанлык ягыннан яхшы бәяләнә, укытучылардан таләп югары", ди ул.

"Татарстан" китап нәшрияты мөдире Ленар Шәехов сүзләренчә, аларның төп максатлары – ике-өч-биш яшьлек балалар өчен картон һәм уенчык китапларның ассортиментын арттыру.

"Без замана таләпләрен исәпкә алып тыңлый һәм карый торган мультимедиа, интерактив һәм уенчык китаплар чыгарырга тырышабыз. Әмма нинди генә китаплар чыгарсак та, без балаларыбызның милли үзаңын үстерүгә хезмәт итүне һәм туган телебезнең сакланышын тәэмин итүне төп максат итеп куябыз", дип белдерде ул.

Матбугат очрашуында нәшрият мөдирләре белән беррәттән, балалар өчен чыгучы кайбер газет һәм журнал җитәкчеләре дә сүз алды. Әйтик, "Сабантуй" газеты җитәкчесе Айдар Гыймадиев сүзләренчә, газет яңа елдан башлап журналга әйләнәчәк. "Сабантуй" айга ике тапкыр чыга башлаячак. Яхшы кәгазьдә басыла башлаячак журналда төсле рәсемнәргә, төрле бәйгеләргә, әкиятләргә өстенлек биреләчәк.

Нәшрият һәм балалар өчен чыга торган газет-журнал җитәкчеләреннән соң, барлык әлеге басмалар басыла торган "Идел-пресс" җитәкчесе дә журналистларны үзләрендә 2013 елда булган яңалыклар белән таныштырып үтте.

Комплексның баш мөдире сүзләренә караганда, быел "Манроланд" исемле кыйммәтле типография җайланмасы сатып алынган, әлеге җиһаз ярдәмендә газет-журналлар, дәреслекләрнең битләренең ике ягы да берюлы бастырыла башлаган. Бу исә бер яктан чыгымнарны киметсә, икенче яктан дәреслекләрнең федераль стандартларга туры килүен тәэмин иткән.

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә "Идел-пресс"ка күбесенчә балалар әдәбияты, мәктәп дәреслекләре һәм дини әдәбият бастыруга заказ килә. Әмма без бастырган гомум тиражны әйтүе авыр, ди ул. Яңа җиһаз белән эшли башлагач Татарстан нәшриятларына Мәскәү һәм башка шәһәр нәшриятларынан да таләпләр өстәлгән. Хәзерге вакытта "Идел-пресста" көненә 30 мең тираж бастырылса, киләсе ярты елда бу санның 45 мең тиражга җитү ихтималы бар икән.

Матбугат очрашуыннан соң журналистларны "Идел-пресс"ның басмаханәсе белән дә таныштырдылар. Шулай итеп республика каләм ияләренә газет-журнал бастыруның теорик өлешеннән соң практик ягын да күрергә насыйп булды.
XS
SM
MD
LG