Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда ана теле укытучылары киңәште


Укытучылар киңәшмәсендә
Укытучылар киңәшмәсендә

Ижауда ана теле белгечләре яңа уку елы алдыннан конференциягә җыелды. Алар берничә ел яңа стандартларга нигезләнеп алып барган эш тәҗрибәләре белән уртаклашты.

Бу уку елында Удмуртия мәктәпләренә 153 мең 400 укучы киләчәк. Шуларның 17 меңе беренче сыйныфларга тупланган. Республикада тугыз яңа мәктәп сафка басты. Балалар бакчаларында да дүрт меңгә якын урын артачак, шулай ук ясле төркемнәрен киңәйтү дә күздә тотыла. Татар һәм удмурт телләрен укытуга да игътибар зур. Башкаланың ана теле укытучылары август киңәшмәсенә аерым җыелдылар.

Быелның 1 сентябреннән “Русия Федерациясендә укыту системасы” дип аталган яңа федераль канун гамәлгә керә. Әлеге канун нигезендә укыту системасын үзгәртү, тәрбияләү белем бирүнең барлык баскычларына да кагыла.

Рәсимә Садыйкова
Рәсимә Садыйкова
Татар һәм удмурт теле укытучыларын Ижау шәһәренең муниципаль метод үзәге берләштерә. Үзәккә моннан тыш чит телләр укытучылары да керә.

Ана теле белгечләренең яңа уку елы алдыннан узган конференциясенең темасы "Ана теле укытучыларының яңа тип эшчәнлеген билгеләү" дип аталган иде. Укыту һәм тәрбия эшендә үзгәрешләрне сентябрьдән гамәлгә кертелгән яңа уку стандартлары таләп итә. Конференциядә катнашучы педагоглар инде берничә ел яңа стандартларга нигезләнеп алып барган эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Татар теле укытучылары бу юнәлештә коллегаларына сөйләрлек күп материал туплаган. Ижау шәһәренең татар теле укытучылары метод берләшмәсе җитәкчесе Рәсимә Садыйкова.

“Яңа уку стандартлары нигезендә телләр өйрәтүнең иң беренче максаты – бала дәрестә алган белемен тормышта кулланырга тиеш. Республикада моны күзаллап, балалар өчен төрле чаралар оештырыла. Җәй айларында татар сыйныфларында укучылар өчен ял сменаларына балаларны туплау да матур бер гадәткә әверелде. Шул ук вакытта балага фәннәрдән белем бирү генә түгел, аны шәхес буларак, олы тормышка сәләтле итеп тәрбияләү дә максат итеп куела яңа уку стандартында”, диде Рәсимә Садыйкова. Әлеге конференциядә ясаган чыгышында да моңа басым ясады укытучы.

Дөрестән дә, татар телен өйрәнүче балаларга мөмкинлекләр тудырылып килә – ел әйләнәсе иҗади бәйгеләр оештырыла, һәр милли бәйрәмдә чыгыш ясыйлар, каникулларда профильле җәйләү аланында ял итәләр. Быелгы җәй айларында татар сыйныфларыннан өч төркем бала Казанда ял иту бәхетенә ирешкән. Татар теле мөгаллимнәренең горурлыгы һәм казанышы – укучылары республика һәм регионкүләм тел олипиадаларында призлы урыннарны яулыйлар.

Үз эшләрендә татар теле укытучылары алдынгы технологияләр кулланырга омтыла. Татарстандагы төрле сайтлар белән дә таныш. Бу аларга эшләрендә зур ярдәм итә. Укучыларын да шушы сайтлар белән кулланырга өйрәтә. Ә менә удмурт теле укытучылары өчен әле бу проблема икән. Быелның октяберендә генә кайбер укытучыларның үз сайтлары булдырылырга тиеш. Әлегә алар “Вордскем кыл” “Родное слово” журналы сайтын кулланалар. Аралашу, дәрестә кулланган алымнары белән уртаклашу өчен бу бик яхшы булыр иде, дигән фикердә удмурт теле укытучыларының метод берләшмәсе җитәкчесе Елена Ямщикова.

Рәмзилә Ганиева чыгыш ясый
Рәмзилә Ганиева чыгыш ясый
Бүген милли сыйныфларга балаларны туплау зур бер проблемага әверелеп килә. Аеруча ата-аналарны гамәлгә кертелгән Бердәм дәүләт имтиханын уңышлы тапшыру борчуга сала. Ә татар телендә укучы балалар моның киресен дәлилләде. “55нче мәктәпнең татар телен өйрәнүче тугызынчы сыйныф укучылары инде берничә ел рәттән бердәм имтихан бирү исемлегенә татар телен дә кертә. Горурланып әйтә алам, алар имтиханнарны яхшы билгеләргә генә бирә. Әлбәттә, имтиханнарны сайлаучылар туган телендә иркен аралаша, татар язучылары, шагыйрьләре әсәрләрен белә, аларга анализ ясый ала. Гаиләдә татарча аралаша”, диде ана теле укытучысы Рәмзилә Ганиева.

Татар теле укытучыларының метод берләшмәсе җитәкчесе Рәсимә Садыйкова август азагында Татарстанда булып узган укытучылар киңәшмәсендә катнашкан. Казанның татар гимназиясендә укучы балаларның Бердәм имтиханнарны башкалар белән чагыштырганда күпкә уңышлы тапшыруы хакында җиткерелде конференциядә, дип басым ясады Рәсимә ханым. Киңәшмәнең оештырылуын, анда күтәрелгән проблемаларның Удмуртия мәктәпләренә дә кагылуын билгеләде ул. Татарстан мәгариф министрлыгы белән килешү нигезендә аларны бергә чишәргә өметләнә Рәсимә Садыйкова. Аеруча бу укучыларны дәреслекләр белән тәэмин итүгә кагыла.

Татарстан белән килешү нигезендә укучыларны яңа уку әсбаплары, дәреслекләр белән тәэмин итәчәкләр. Башлангычлар өчен алар яңа уку стандартлары таләпләре нигезендә эшләнгән. 55 мәктәпнең ана теле укытучысы Рәмзилә Ганиева һәм башка укытучылар да барлык сыйныфлар өчен дә яңа, заман таләпләренә туры килгән дәреслекләр булыр дип ышана.

Рәсилә Габдрахманова җиңүче дипломы белән
Рәсилә Габдрахманова җиңүче дипломы белән
Татар теле дәресләре саны алтынчы гимназиядә кимемәгән. Гимназиядә быел өч беренче сыйныф тупланган. Аларның берсендә балалар туган телләрен үзләштерәчәкләрен билгеләп үтте ана теле укытучысы Рәсилә Габдрахманова. “Дәресләрдә балаларны ике төркемгә бүлеп укыту күздә тотыла. Беренче төркемдә татар телендә сөйләшә белгән балалар, икенчедә руслашкан балалар. Шуңа да икенче төркемдә балалар белән күбрәк сөйләм теленә игътибар итсәк, беренче төркем балалар белән грамматика, иншалар язуга өстенлек бирелә”, диде Рәсилә Габдрахманова.

Конференциядә үткән уку елында игълан ителгән “Иң яхшы ана теле укытучысы” бәйгесенә дә нәтиҗә ясалды. Татар теле укытучыларының метод берләшмәсе җитәкчесе Рәсимә Садыйкова җиңүче дип табылды. Гимназиянең татар теле укытучысы Рәсилә Габдрахманова “Фәнни тикшеренү-эзләнү укытучы” номинациясендә җиңүче дипломына ия булды.

Яңа уку елында тагын бер бәйгедә катнашырга ниятли укытучылар. Бусы инде иң яхшы ана теле кабинеты дип аталган бәйге булачак. Удмурт теле укытучысы Елена Ямщикова сүзләренчә, "ана теле бүлмәсендә балалар да, ата-аналар да үз өендә кебек хис итәргә тиеш".
XS
SM
MD
LG