Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар яшьләре татнет турында сөйләште


Татар яшьләре татнет турында сөйләште
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:38 0:00

Татар яшьләре татнет турында сөйләште

Август ахырында Казанга Татар яшьләре көннәренә җыелган татар яшьләре белән күп кенә очрашулар оештырылды. Шул очрашуларның берсе Татар интернетына багышланды.

Русиянең төрле төбәкләреннән һәм кайбер чит илләрдән килгән татар яшьләре белән очрашуга 29 август көнне "Идел" яшьләр үзәгенә ике татар активисты - танылган тамада Гамил Нур һәм журналист Римма Бикмөхәммәтова килде.

Үзара танышудан башланган сөйләшү татар интернетының кайчан һәм ни рәвешле барлыкка килүе, яшьләрнең татар интернетының бүгенгесе һәм киләчәгенә кагылышлы сораулары белән дәвам итте.

Гамил Нур фикеренчә, татар интернетына нигез 1992 елда Бөтендөнья татар конгрессы делегатлары буларак Америкадан килгән татарлар тарафыннан салына.

"Америка татарларының Казанга килүе бик файдалы булды. Алар корылтайдан йөреп кайткач 1994 елда "Татар хат алышу төркеме" булдырдылар. Татар интернеты нәкъ менә шуннан башланды. 1994 елда татар интернетының туган елы дип тә әйтергә була", дип белдерде ул.

Татар интернеты белән якыннан таныш булган Гамил Нур сүзләренчә, интернет татар хәрәкәтенә бомба булып килеп кергән.

"Русиядә 2000 елларга кадәр бары тик Мәскәү татарлары гына интернетта утыра иде. 2005 елларга кадәр элекке Советлар берлеге илләре халыклары арасында татар интернеты иң көчлеләрдән иде. Ә Русиядә иң беренче татар телле интернет сайты omen.ru иде. Аннан соң Мәскәүдә татарлар арасында танышу сайтлары ачыла башлады, моңа Казан да иярде", ди Гамил Нур.

Татар яшьләре татар интернетының киләчәге татар телендә булачак дип күзаллый. Алар моны алып баручыларның сорауларына бертавыштан җавап биреп раслап та куйды. Әмма күпләр әлеге җавапны дәлилли генә алмады.

Очрашуда шулай ук татар телендә эшләп килүче интернет сайтлары да барланды. "ВКонтакте" интернет челтәрендәге иң күп әгъзалы төркемнәр дә санап үтелде.

Чит төбәкләрдән килгән татар яшьләренең күбесе Татарстандагы татар телле интернет ресурслар белән якыннан таныш булып чыкты. Ә үзара сөйләшкәндә татарча аңлаучылар белән татар телендә, татар телен начар белүчеләр белән рус телендә аралашуларын әйтте.

Гамил Нур хәзерге вакытта яшьләр арасында бик популяр булган сайтлардан тыш татар яшьләрен Твиттерда теркәлергә өндәде.

"Аны Русия премьеры Медведев, Татарстан президенты Миңнеханов та укый. Әмма кызганыч безнең татарлар Твиттерда юк. Бүген үк Твиттерда теркәлегез әле. Татарлар Твиттерда күбрәк булырга тиеш", дип белдерде ул.

Очрашу бер сәгатькә якын барды. Анда катнашкан күп кенә татар яшьләре үзләре өчен бик күп яңалык ишетүләрен әйтте.
XS
SM
MD
LG