Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илнар Ялалов: "Балаларны иҗатка юнәлтергә кирәк"


Илнар Ялалов: "Балаларны иҗатка юнәлтергә кирәк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:07:20 0:00

Илнар Ялалов: "Балаларны иҗатка юнәлтергә кирәк"

Көзгә керүгә "Кызган таба" җырчыларның җәйге хәтирәләрен, киләчәк планнарын барлый. Бүгенге кунак - Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры җырчысы Илнар Ялалов. Җәен аның кызы туган, олы улы өч яшьтә зур сәхнәгә чыгып җиңү яулый. Җырчы балаларны кече яшьтән иҗатка, сәхнәгә юнәлтергә кирәк дип саный.

"Туган ягым Актаныш районында "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле барлыкка килүне шатланып кабул иттем, алар белән берлектә эшлибез", ди Илнар Ялалов быел иҗатында булган үзгәрешләрне искә алып. Октябрь азакларында "Айгыйдел" белән берлектә Казан филармония залында зур концерт оештырырга җыенуларын әйтте. Үзенең җыр кичәсе турында да сүз булды.

"Җырлар туплыйм, кайчан узачагы хакында уйланам. Менә әле җәй башланганда "Ахыры мин яратам" җырына клип төшердек. Бүген аны "Яңа гасыр" телеканалыннан күреп була. Алга таба "Ышансаң әгәр дә" җырын язып клип төшерергә ният. Күптән түгел ул җырны тамашачылар "Җомга киче" концертында ишеттеләр. Иҗади планнар арасында музыкаль җыентык чыгару да бар. Беренчесен 2010 елда чыгарган идем. Һәрхәлдә бүген җыр язылган лазер тәлинкәләре кимүгә таба барса да, читтә, район-авылларда ул әле кирәкле әйбер. Гомумән, альбом - ул иҗат эшеңнең нәтиҗәсе булып тора", ди Илнар.

Ялаловлар гаиләсен сөендереп уллары Аяз да сәхнәдә беренче зур җиңүгә ирешкән. Быел Татарстан күләмен үткәрелгән "Йолдызлык" фестивалендә ул дус малайлары белән яшь нәфис сүз осталары арасында беренче урын алган һәм республика җитәкчелеге каршында чыгыш ясау бәхетенә ирешкән. Улларының әлеге уңышы белән әти-әни бик сөенгән, бигрәк тә Илнарның әнисе, оныгының чыгышын әзерләүдә катнашкан кеше буларак, аеруча зур шатлык кичергән. Аязга анда бары өч яшь була. Аны фестивальдә катнашучыларның иң яше дип тә билгеләп үтәләр. Алга таба Ялаловлар улларын җыр өлкәсенә ныграк кертмәкче. Әтисе белән өйдә, машинада җырлап йөри башлаган. Илнар барлык әти-әниләргә дә балаларын иҗатка, җыр-биюгә юнәлтергә киңәш итә. Өйдә мультфильм, телевизор карап ятканчы күпкә файдалы гамәл, үсеп җиткәч ул кайсы юнәлештә үсәсен үзе сайлар, ә әлегә без этәргеч ясыйк, ди яшь әти, җырчы Илнар Ялалов.
XS
SM
MD
LG