Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көлке көлә килә, яман шешне куа килә


Көлке көлә килә, яман шешне куа килә
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:53 0:00

Филиппинда яман шеш авыруына каршы көлү кичәләре оештыра башладылар. Көлү төп медицинага алмаш түгел, ә авыруларның хәлен яхшырту чарасы буларак кулланыла, ди табиблар.

Филиппин башкаласы Манилада яман шештән дәваланучыларның хәлен яхшырту өчен көлү сессияләре оештыра башладылар.

Көлү йогасы дип аталган бу ысулны кулланучылар әйтүенчә, ясалма рәвештә дәвамлы көлүнең физиологик һәм психологик файдасы көтелмәгән табигый көлүнеке дәрәҗәсендә була ала.

Хосе Рейес медицина үзәгендә дәваланучыларны тирән итеп сулыш алу ысулларына да, шаркылдап көлергә дә өйрәтәләр. Бу көлү сеансларында башкаларга карата ясалма мимика да, самими юмор да кулланыла.

Филиппиннарның көлү йогасына нигез салучы Паоло Тринидад хәтта ун минут көлү генә дә иң яхшы медицина чарасы була ала, ди.

“Көлү ул стрессны киметү өчен табигый чара. Ягъни бары шул көлдерү белән генә дә кешедәге стрессны киметеп була. Дөньядагы 70-90 процент авыруларның сәбәбе стресс булуын инде барыбыз да беләбез. Шуңа күрә без аларны көлдерәбез, без стресстан котылабыз, яман шештән котылабыз”, ди Тринидад.

Әлеге медицина үзәгендәге табиблар көлү йогасы Көнбатыш медицинасына алмаш буларак түгел, ә стресска каршы, яман шеш белән авыручыларда була торган төшенкелеккә каршы чара буларак кулланыла, ди.

“Статистика көлүнең төп дәвалау чарасын алыштыра алуын күрсәтми. Әмма ул авыруга һәрвакыт яхшы тәэсир итә һәм иң мөһиме ул бер кешедән икенчесенә үзе күчә. Аны ничек итеп башка кешегә тапшыру турында кайгыртып торасы юк. Ул үзеннән-үзе тарала һәм, күп дарулардан аермалы буларак, кешегә башка берәр яклап зыян китерми. Минемчә, ул һәркемгә яхшы тәэсир иткәнгә күрә, Көнбатышта да альтернатив дәвалау чарасы буларак көлүне бик теләп кулланалар”, ди әлеге медицина үзәгендәге онколог Ванна Һавиер.

Бу үзәктә дәваланучы авырулар да көлүнең үзләренә ярдәм итүен белдерә. Күкрәгендә яман шеш булган Анита Феррер “Күңел күтәрелеп китә, бөтен авыр хисләрдән арынам. Көлү миңа шулай тәэсир итә”, ди.

Узган айда күкрәгенә операция ясаткан Терезита Пералта ярасы ачылмасын өчен бу көлү сеансын читтән генә күзәтеп торган. Әмма ул да мондый көлү үз гаиләсенә файдалы булыр дип өметләнә һәм иренең кайвакыт бик тирән төшенкелеккә бирелүен әйтеп икенче юлы аны да алып килергә җыена.

6 сентябрьдә үткән бу көлке кичәсе әлеге медицина үзәгендә яман шеш белән авыручылар өчен оештырылган беренче көлү йогасы сеансы иде. Табиблар бу куркыныч авыруга каршы көрәшүчеләргә ярдәм итү өчен киләчәктә башка төрле чараларны да кулланырга җыена.
XS
SM
MD
LG