Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстандагы сайлау корбаны


Илнур Шакиров (30), Башкортстанның Караидел районыны Байкыбаш авыл шурасы башлыгы
Илнур Шакиров (30), Башкортстанның Караидел районыны Байкыбаш авыл шурасы башлыгы

Башкортстанның Караидел районында "Бердәм Русия"не сайлауда җиңдерү өчен канун бозуга каршы чыккан авыл шурасы башлыгын полиция көч кулланып хастаханәгә алып киткән.

Башкортстанда, Русиянең башка кайбер төбәкләрендәгечә, 8 сентябрьдә сайлау үтәчәк – Башкортстанның кануннар чыгару пулаты – республика Корылтаена. Әлбәттә, чынбарлык күрсәтүенчә, Русиянең башка төбәкләрендә үтүче сайлаулар кебек, Башкортстандагы бу чараны да бик шартлы рәвештә генә “сайлау” дип атап була. Чөнки хакимият фиркасе булган Бердәм Русия намзәтләре һәм ул партиядән булмаган намзәтләр бу чарада бөтенләй башка, төрле шартларда катнашалар. Республиканың президент аппараты әмерен үтәп, район һәм шәһәр башлыклары үзләренә караган җирлекләрдә Бердәм Русия абсолют күпчелек тавышны алсын һәм бер мандатлы округларда да үзләренең намзәтләре җиңсен өчен канунны бозып барлык хәрәмләшү, административ һәм шуңа турыдан-туры бәйле булган бюджет ресурсларын эшкә җигәләр.

Башкортстанда моңа хәтле үткән сайлаулардан соң, хакимият фиркасе өчен кирәкле дәрәҗәдә нәтиҗәләр бирмәгән район башлыкларының беразы урыннарыннан бушатыла килде. Шуңа күрә район башлыклары үз урыннарын саклар өчен, үзләренә бәйле булган бюджет өлкәсендә эшләүчеләрдән, авыл шуралары башлыкларыннан кул асларындагы халыкның Бердәм Русиягә тавыш бирүен тәэмин итүне таләп итә.

Әлбәттә, күпчелек вак түрәләр андый әмерне берсүзсез үтиләр. Әмма, Башкортстанның Караидел районындагы Байкыбаш авыл шурасы башлыгы, 30 яшьлек Илнур Шакиров канун бозуга бармаячагы турында белдергән икән. Билгесез калырга теләгән чыганактан алынган хәбәрләргә караганда, Илнур Шакиров, район башлыкларының берничә тапкыр усал һәм тупас рәвештә “аңлатуына” карамастан, үз сүзендә калган һәм шуның җәзасын да алган.

"Уфимский журнал" сайты хәбәр итүенчә, 5 сентябрьдә, Илнур Шакиров утырган бинага район башлыгы урынбасары Илдус Мусин, районның баш табибы һәм өч полиция хезмәткәре килеп керә һәм, бу хәлне күреп торучылар әйтүенчә, полиция хезмәткәрләре Илнур Шакировны көч белән бинадан алып чыгып район хастаханәсенә алып китә. Шуннан соң халык арасында: “Шакировка нерв стрессы булган, ул ни кыланганын белмәслек хәлгә килгән”, дигән сүзләр таралган. Авыл шурасы башлыгына ни булуы турында төгәл генә мәгълүмат булмаса да, кайберәүләр аны бу хәлгә район түрәләре җиткерде, дип исәпли.

Ни дисәң дә, әлеге район башлыклары белән әрепләшү, аларның ачуын кабарту фаҗигагә китергән очраклар да бар икән. Бер ел элек Караидел районы башлыгы тарафыннан каты сүгелгәннән соң, районның һөнәри техник училищесы хезмәткәре Нәүзәт Әхмәтшинның йөрәге тоткан һәм ул хастаханәгә дә барып җитә алмыйчә юлда үлгән.

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра.
XS
SM
MD
LG