Accessibility links

Уфа татарлары корылтайга кемне сайлар?


Уфа татарлары сайлауларда аерым бер фиркагә тавыш бирү кирәк дип тапмады
Уфа татарлары сайлауларда аерым бер фиркагә тавыш бирү кирәк дип тапмады

8 сентябрь Башкортстанда парламент сайлау үтә. Бу сайлау соңгы 20 елда иң кызыклы һәм яңгыравыклы булмакчы, чөнки анда республика тарихында беренче тапкыр корылтайдагы 110 урынга унике фирка һәм меңнән артык намзәт дәгъва итә.

Намзәтләр арасында исемнәре татар җәмәгатьчелегенә яхшы билгеле кешеләр дә бар. “Бердәм Русия”дән Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Римма Үтәшева, “Русия патриотлары” фиркасеннән Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов (ул бу фирка бүлекчәсен җитәкли), шулай ук бу фирка аша милли-мәдәни мохтарият шурасы әгъзалары Шамил Нәҗметдинов һәм профессор Рушан Галләмов, ”Хәзинә” оешмасы рәисе Камил Сираҗетдинов, билгеле этносәясәтче, тарих фәннәре докторы Фаил Сафин алыша. Шулай ук татар милли хәрәкәтенең районнардагы аерым әгъзалары “Халык идарәсе” фиркасе аша сайлауларда катнаша.

Башкортстан татарлары сайлауларда аерым бер фиркагә тавыш бирү кирәк дип тапмады. Дөрес, Татар иҗтимагый үзәге сайлауларда катнашмау - бойкот белдерү турында карар чыгарды. Алар бу карарны сайлауларның гадел булмавы, фальсификация, хәрәмләшүләр белән үтүен фаразлап кабул итте. Ләкин башка татар җәмәгатьчелек оешмалары аерым фиркагә өстенлек бирми, кайсы фиркадән чыгуларына карамастан, татар мәнфәгатьләрен якларлык намзәтләргә тавыш бирергә дигән фикергә килделәр.

Башкорт җәмәгатьчелек оешмалары да аерым бер фиркагә өстенлек бирү турында карар чыгармады. Ә менә бер фиркагә тавыш бирмәскә дигән карар кабул ителде. “Урал” башкорт халык үзәге либерал-демократларны сайламаска чакырып башкорт халкына мөрәҗәгать белән чыкты. Эш шунда, әлеге фирка исемлеген Владимир Жириновский җитәкли. “Урал” башкорт халык үзәге ул сайланган очракта Башкортстан милли республика статусын югалтачак дип исәпли. Бу хакта “Урал” башкорт халык үзәге идарәсе әгъзасы, “Туган тел” оешмасы рәисе Ирек Агишев белдерде. Барлыгы башкорт җәмәгатьчелек оешмаларыннан сайлауларда 300 намзәт катнаша.

Төньяк-көнбатыш башкортлар оешмасы (татар телле башкортлар) рәисе икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин сайлаулар мәсъәләсендә кайбер кызыклы күзәтүләре белән бүлеште:

Ринат Гатауллин
Ринат Гатауллин
”Сайлауларда 12 фирка катнаша. Аларны шартлы өч төркемгә бүлеп карап була. Беренче төркемдә “Бердәм Русия” һәм аның иярченнәре. Бу иярченнәр: “Русия патриотлары”, либерал-демократлар һәм коммунистлар. Әлеге иярчен фирка җитәкчеләре республика хакимиятләре белән алдан сөйләшеп, хакимият фиркасе исемлегенә сыймаган артык кешеләрен һәм күз буяу өчен шул фирка җитәкчеләрен үткәрү турында килешкән.

Икенче төркемдә оппозициядәге фиркаләр. Алар икәү генә: “Халык идарәсе” һәм “Гадел Русия” фиркаләре. Калган алты фиркане өченче төркемгә кертеп карарга була. Алар хакимияткә дә, оппозициягә дә керми, фәкать үз бизнес-сәяси максатлары өчен эшли.

Сайлаулардан соң җәнҗаллар да булуы ихтимал. Чөнки Башкортстан хакимиятендә 3-5 миллион сумга депутат мандатлары сату очраклары турында хәбәрләр булды. Тикшерү бүлеге алар өстендә эшли. Сайлаулардан соң ул акча түләп тә депутат була алмаган кайбер намзәтләрнең җәнҗал чыгару ихтималлыгы бар. Алар президент хакимиятендәге кайбер түрәләрнең кырын эшләрен фаш итүләре мөмкин”.

Фиркаләрнең програмнарын бирү өчен республиканың рәсми хәбәрдарлык чараларында жирәбә салу үткәрелгән иде. Рәсми гәзитләр: “Республика Башкортостан”, “Кызыл таң” һәм “Башкортостан” “Русия халык идарәсе” фиркасенең язмаларын басудан баш тарткан. Фирканең матбугат үзәге хәбәренә караганда, алар програмдагы Башкортстан президентына каршы юлларны алып ташларга тәкъдим иткән булганнар, фирка җитәкчелеге моңа бармагач, басудан баш тартканнар. Жирәбә белән бүленеп тә басмый калу очрагы 2003 елда узган Башкортстан президенты сайлауларында да булган иде. Анда президентлыкка намзәт Рәлиф Сафинның чыгышын республика телевидениесе күрсәтүдән баш тарткан иде.

Мортаза Рәхимов
Мортаза Рәхимов
Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов бәйсез “Бонус” гәзите аша сайлауларда “Гадел Русия” фиркасе исемлегендәге беренче өч кеше арасында булган туганының кызы Рәүфә Рәхимованы яклавын белдерде. “Бердәм Русия” фиркасе әгъзасы Мортаза Рәхимовның башка фиркадән чыккан намзәткә тавыш бирергә чакыруына фиркадәшләре тәнкыйть яудыра. “Бердәм Русия”нең Идел буе федераль округы буенча координация шурасы башы Вадим Булавинов сайлаулардан соң Рәхимовның тәртибе сәяси шурада тикшереләчәген ирештерде.

“Бонус” гәзитендәге әңгәмәсендә Мортаза Рәхимов үзенең урынына алмаш мәсьәләсендә Дмитрий Медведев белән дүрт сәгать тарткалашуын да әйтә. Ул Рөстәм Хәмитов кандидатурасына каршы булуын, аның хуҗалык эшләрендә тәҗрибәсез дип әйтүен искә ала. Рөстәм Хәмитовны республика белән идарә итә алмауда гаепли. Моңа комментарий биреп Башкортстан президенты хакимияте башы урынбасары Әббәс Галләмов: “Мортаза Рәхимовның халыкта шаккатмалы дәрәҗәдә популяр булмавын искә алганда, без Мортаза Рәхимовның бу әңгәмәсенә рәхмәт кенә әйтергә тиеш”, дип ирештерде.

“Бердәм Русия” фиркасенең республика бүлекчәсе лидеры Альберт Мифтахов “Мортаза Рәхимовның мәгълүмат сугышына игътибар итми, картлык нәтиҗәсе дип бәяләргә тырышабыз. Ләкин ул “Бердәм Русия” фиркасе әгъзасы буларак тәртип бозарга тиеш түгел. Без башка берәүне моның өчен күптән инде фиркадән чыгарган булыр идек”, дип ирештерде.

Альберт Мөхәммәдьяров
Альберт Мөхәммәдьяров
“Бердәм Русия”дән сайлауларны күзәтүчеләр беренче тапкыр акчага эшләячәк. Алар барлык 3,4 мең сайлау урынында булачак. “Русия халык идарәсе” фиркасе күзәтүчеләре 80% сайлау урынын күзәтергә җыена. Фирка җитәкчесе Альберт Мөхәммәдьяров сайлауларга ике көн кала Башкортстан президентына мөрәҗәгать белән чыкты.

“Мин Рөстәм Хәмитовны фальсификация ясарга күрсәтмә бирмәскә чакырам. Без барыбыз да “Бердәм Русия”нең рейтингы 40% артык булмавын беләбез. Әгәр Рөстәм әфәнде фальсификация белән аны 50% күбрәк итә икән, моны бар кеше дә беләчәк. “Халык идарәсе фиркасе” 20-30% җыяр дип уйлыйбыз. Әгәр ул 0% җыя икән, без Рөстәм Хәмитов республика белән идарә итмәсен, биредә эшләмәсен өчен барысын да эшләячәкбез”, диелә мөрәҗәгатьтә.
XS
SM
MD
LG