Accessibility links

Кайнар хәбәр

Финляндиянең Ярвәнпә мәчетенә 70 ел


Мәчет ишек алдында агач утырту чарасы. 31 август 2013
Мәчет ишек алдында агач утырту чарасы. 31 август 2013

Узган атна Ярвәнпә мәчетнең 70 еллыгы рәсми рәвештә бәйрәм ителде. Мәчет ишек алдында истәлеккә агач утырту чарасы үткәрелде.

Быел Финляндиянең Ярвәнпә шәһәрендәге мәчете төзелүенә 70 ел тулды. Ярвәнпә шәһәре Финляндия башкаласыннан 40 чакрым ераклыкта урнашкан. Ярвәнпә шәһәренә беренче татарлар үткән гасырның 20нче елларында килгәннәр. Ул вакытта Ярвәнпә берничә мең кеше яшәгән авыл булган. Татарларның күпчелеге сәүдә аланында эш йөрткән. 1930нчы елларда шәһәрдә дистәләп татар гаиләләре үз йортларында яшәп килгән.

Милләттәшләрне берләштерү һәм динне саклау фикере белән татарлар мәчет төзү теләген белдергәннәр. Бу эшләрне башлап җибәрергә 1939 елда башланып киткән Советлар берлеге һәм Финляндия арасындагы сугыш комачаулый.

Ярвенпә мәчете
Ярвенпә мәчете
Сугыш тәмамлануга оештыру эшләре дәвам итә. Мәчет төзер өчен җирне татар эшкуары бүләк итә. Төзү эшләре өчен бөтен Финляндиядә яшәгән татарлар матди барлыкларыннан ярдәм иткәннәр.

Ниһаять, 1943 елда мәчет бинасы әзер була, ләкин Икенче дөнья сугышы бару сәбәпле, мәчет 1944 елда гына ачыла. Аңарчы мәчет бинасын Финляндия саклану министрлыгы гаскәр өчен кулланган.

1943-2013 еллар арасында мәчет бинасында күпкырлы һәм кыйммәтле хәрәкәт алып барылган. Әлбәттә, дини гыйбадәт, намазлар һәм мәҗлесләр үткәрелгән. Укыту өчен мәчет бинасы камплар (лагерь), төрле курслар өчен кулланылган. Мәчеткә төрле фин төркемнәре килеп анда ислам дине һәм татар милләте белән танышкан һәм бүген дә бу хәрәкәт дәвам итә.

Мәчет ишек алдында агач утырту чарасы
Мәчет ишек алдында агач утырту чарасы
Үткән атнада мәчетнең 70 еллык юбилее рәсми рәвештә үткәрелде. Бәйрәм мәҗлесен Ярвәнпә шәһәр башлыгы Еркки Кукконен килеп шәрәфләндерде. Мәчет ишек алдында истәлеккә агач утырту мәрасиме үткәрелде. Каштан агачын шәһәр башлыгы Еркки Кукконен, мәхәллә рәисе Атик Али һәм мәчет өчен җаваплы булган Шамил Насретдин утыртты. Агач утыртудан соң мәхәллә имамы Рамил Беляев пәйгамбәр хәдисләренә таянып дини сүз сөйләде.

Мәҗлестә Атик Али чыгышы
Мәҗлестә Атик Али чыгышы
Мәҗлес Коръән укылып башланды. Мәхәллә рәисе Атик Али чыгышында мәчетнең тарихын һәм халкыбызны рухи ризык белән тәэмин итүдә роле турында сөйләде һәм мәчетне киләчәге якты булсын дип теләкләр теләде. Шәһәр башлыгы үз сүзендә мәчет Ярвәнпә шәһәренә матурлык өсти, милләтләр һәм диннәр арасында аңлашуга үз өлешен кертеп килә дип әйтте. Мәхәлләнең Ярвәнпә шәһәрендәге вәкиле, мәхәллә рәисе урынбасары Шамил Насретдин мәчетнең тарихын сөйләп бирде.

Әйтергә кирәк, мәчет берничә ел әүвәл тулысынча яңартылды. Бүген мәчет бик матур хәлдә. Киләчәктә дә балкып торсын дигән теләкләр белән бөтен кунаклар мәчетне котлады.

Рамил Беляев
Финляндия ислам җәмгыяте имамы
XS
SM
MD
LG