Accessibility links

Кайнар хәбәр

2020 елда җәйге Олимпия уеннары Токиода үтәчәк


Әлеге карар Халыкара олимпия комитетының Буэнос-Айреста үткән сессиясендә кабул ителде.

2020 елда җәйге Олимпия уеннарын үткәрү өчен Мадрид, Истанбул һәм Токио көрәште. Тавыш бирү нәтиҗәсендә башта Мадрид, аннары Истанбул исемлектән төшеп калды.

Япония башкаласы җәйге Олимпия уеннарын икенче тапкыр кабул итәчәк. Беренче тапкыр ул бу уеннарны 1964 елда үткәргән иде.

2012 елда җәйге Олимпия уеннары Лондонда үткән иде. 2016 елда җәйге уеннар Бразилиянең Рио-де-Жанейро шәһәрендә үтәчәк.
XS
SM
MD
LG