Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбур шәһәре 270 еллыгын билгеләде


Оренбурның "Тургай" татар халык фольклор ансамбле җырчысы Надия Мусина (с) һәм ансамбль җитәкчесе Сания Хәмитова
Оренбурның "Тургай" татар халык фольклор ансамбле җырчысы Надия Мусина (с) һәм ансамбль җитәкчесе Сания Хәмитова

Август ахыры - сентябрь башында Оренбур шәһәре 270 еллыгын билгеләде. Әлеге тарихи вакыйгага багышланган тантаналар күпләп үтте.

Русия шәһәрләре арасында Оренбур үзенең бай тарихы белән танылган. Ул өяз, губерна, хәтта республика башкаласы да булган. Өч тапкыр салына башлаган, ике тапкыр исемен алмаштырган, әмма һәрвакыт илнең көньяк-көнчыгыш чикләрендә мәдәният һәм икътисади тормышы үзәге булып калган. Биредә композиторлар Салих Сәйдәшев яшәгән, Жәүдәт Фәйзи, Бату Мөлеков туган, Пушкин, Даль, Жуковский, Шевченко булган, Юрий Гагарин галәмгә юл алган.

Ватан сугышы елларында Оренбурда ерак тыл булган, биредә Җиңү өчен дистәләгән җирле һәм эвакуациядәге сәнәгать оешмалары эшләгән. Өлкәдә Европаның иң зур газ ятмасы табылгач, Оренбурны Советлар берлешенең газ мәркәзе дип йөртә башладылар.

Бәйрәм Җаек яры буенда, "Освобождение города от воинского постоя" дигән һәйкәл ачылу белән башланды. Бу һәйкәлне патша Александр Iгә 1822 елда рәхмәтле оренбурлар куйган. Шәһәр крепость булганга һәр йорт хуҗасы мәҗбүри рәвештә берничә хәрбине сыендырып, аны ашатырга тиеш була. Патша Оренбур халкын бу йөктән азат иткәч, аңа Александр мәйданында һәйкәл куялар. Соңыннан ул Җаек ярына күчерелә, совет чорында җимерелә. Сакланган фоторәсемнәр һәм сызымнар буенча аны торгызалар. Хәзер шушыннан бөтен экскурсияләр башланаячак, бу урын – Оренбурның "нуль километры" булачак.

Җаек елгасы аша төзелгән күпер – Европа белән Азия чигенең ноктасы, ярлар буенда инкыйлабка кадәр байлар йортлары урнашса, бүген ул оренбурларның яраткан ял урыны – фонтанлы елга һәм канат юлы.

Әлбәттә, Оренбур тарихына татарлар зур өлеш керткән, тарихи эз калдырган. Алар төзегән йортлар бүген дә шәһәргә хезмәт итә, кылган яхшы гамәлләрнең дәвамчылары бар.

Оренбур – мамык шәлләре белән үз данын еракларга таратты. Беренче мамык шәлләрне бәйләүчеләр дә татарлар була. Кем генә сокланмый да, нинди генә хатын-кыз аларны үз җилкәсендә күрергә теләми икән.

Беренче татар театры хәрәкәте 108 ел элек Оренбурда барлыкка килгән, бәйрәм урамыннан үтеп баручы татар артистлары безне дә шул чорга алып барган кебек булды.

Бүген Оренбурда 60 меңләп татар яши, иҗат итә. Шулай ук узган гасырда Оренбур данын таратучыларны да замандашлар онытмый. Аларның хәтер көннәрен, юбилей даталарын үткәрә.

Шәһәр урамындагы көнчыгыш музыкасы, җырлары, биюләре оренбурларны үз янына күпләп җыйды, чөнки аларга ул таныш та, якын да. Оренбур төзелгәндә үк Урта Азияга капка ролен үти, ә ике арадагы мөнәсәбәтләрдә татар теле дипломат ролен дә үти.

Бәйрәм көнне шәһәрнең төрле районнарында тамашалар үтте. Оренбурның төньяк округында үткән бәйрәмдә тамашачыларны моңлы җырлары, гармуннары белән татар утары шәһәрлеләрне үзенә тартып торды. Бу бәйрәмчә бизәлгән татар йорты халыкның барлык ашамлыкларын күрсәтте дисәк тә, ялгыш булмас. Кәримовлар бу көнгә гаиләләре белән әзерләнгән.

Музейны хәтерләткән кечкенә татар йорты күренеше бәйгедә барлык утарлар арасыннан да ин яхшысы дип табылды. Җитәкчеләре Нурия Кәримова шәһәрнең юбилей медале белән бүләкләнде.

Тамашачылар күңелен Хәбибулиннар гаиләсе күтәрде. Алар үз балаларын татар рухында тәрбияли, авыл балаларыннан да мәктәптә төркем оештырып, аларны татар теленә өйрәтә.

Юбилей чаралары бик күп һәм матур булды. Бәйрәм үтте. Татарстаннан читтә яшәп тә, үз халкының киләчәге турында уйлап, аның гореф-гадәтләрен, телен саклап калу теләге зур көч сорый һәм ул бар да.
XS
SM
MD
LG