Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия тышкы эшләр министры Әсад сүзләренә ышанмаска чакырды


Уильям Һейг
Уильям Һейг
Британия тышкы эшләр министры Уильям Һейг, дөнья җәмәгатьчелеге Сүрия президенты Бәшәр Әсадның үз хакимиятенең химик корал кулланмавы турында сөйләгәндә, аның тозагына эләкмәскә тиеш, дип белдерде.

Һейг сүзләренчә, күпләгән хәрби җинаятьләр кылган һәм үзен алдакчы буларак күрсәткән кешегә ышанырга ярамый.

Элегрәк АКШ вәкилләре Сүриядә химик корал кечкенә бер даирәнең контролендә һәм үзәктә Әсад торуын белдергән иде.

АКШ Дәүләт секретаре Джон Керри бу даирәгә Бәшәр Әсад, аның ир туганы Махер Әсад һәм тагын бер генералның керүен һәм аларның химик коралны күчерү һәм куллану өчен җаваплы булуын әйтте.

Керри фикеренчә, Сүриягә читтән хөҗүм булмасын өчен Әсад бөтен химик коралны да халыкара җәмәгатьчелеккә тапшырырга тиеш.
XS
SM
MD
LG