Accessibility links

Сайлау нәтиҗәсе Башкортстан президентын да сайлануга канатландыра


Рөстәм Хәмитов
Рөстәм Хәмитов

Башкортстан Корылтаена депутатлар сайлау нәтиҗәләре ачыклангач та, республика президенты Рөстәм Хәмитов журналистлар белән очрашып, кайбер ниятләре, фикерләре белән бүлеште.

Үткән сайлауларга бәя биреп, Рөстәм Хәмитов, сайлау кампаниясы “уңай, акыллы, тыныч” үтте, дип белдерде.

Иң мөһиме – Рөстәм Хәмитов, ниһаять, Башкортстанда күпләрне кызыксындырган бер сорауга җавап бирде – 2015 елда үтәргә тиешле президент сайлауларында катнашачакмы-юкмы, дигәнгә: “Кешеләр, фәкать кешеләр генә минем эшемә бәһа бирергә хаклы. Аерым шәхесләр дә түгел, аерым хәрәкәтләр дә түгел, ә гади ватандашлар. Әгәр минем намзәтемне хуплыйлар икән, әгәр шундый тәкъдимнәр була икән, мин, һичшиксез, аларга колак салачакмын һәм карар кабул итәчәкмен”, диде Хәмитов.

Моңа хәтле республикадагы төрле оппозицион мәгълүмат чараларында, “Хәмитов инде китәргә гариза язган икән”, “Путин Хәмитовка үзенең өнәмәвен белдергән” һәм башка шуның ише “хәбәрләр” таратыла иде. Сайлаулар алдыннан яшерен ысул белән яздырылган бер видеоязмада, Рөстәм Хәмитов командасына якын саналган шәхес – бизнесмен Арсен Нуриҗанов: “Хәмитов китәргә гариза язган. Аның вакытыннан алда сайлануына ризалашмадылар. Гариза язылган”, дип белдергән иде.

Элекке президент Мортаза Рәхимов җитәкләгән галәмәт бай “Урал” хәйрия фондына якын исәпләнгән, Бөтендөнья башкорт корылтае башкарма комитетының элекке рәисе Азамат Галин да, үзенең интервьюларында әллә ничә тапкыр Хәмитовны “урыныннан бушаткан” иде инде.

Аңлашыла ки, Башкортстанда яңа гына үткән парламент сайлаулары, анда президент яклы көчләрнең абсолют җиңүгә ирешүе, Рөстәм Хәмитов командасының республикадагы иҗтимагый-сәяси дилбегәне ныклап кулында тотуын исбат итте. Ягъни, республикада үтүче сайлаулар Хәмитов командасы сценариесы буенча үтә. Димәк, президент сайлауларында да көтелмәгән хәлләр булмаячак дип уйларга була. Димәк, Рөстәм Хәмитов та, әгәр инде Русия президенты Владимир Путин гына каршы булмаса, рәхәтләнеп, иркенләп яңадан Башкортстан кәнәфие өчен сайлауларда катнаша-җиңә ала.

Монда шунысын да искә алырга кирәк – соңгы сайлауларда фиркаләр исемлекләре буенча "Бердәм Русия"дән тыш КПРФчылар бераз үтсә дә, һәм бер мандатлы сайлау бүлгеләрендә дә башка фиркаләрнең 16 вәкиле үтсә дә, алар, асылда, Хәмитовның "Бердәм Русия"сеннән бик ерак тормыйлар. Хәтта, КПРФчыларны да бик шартлы рәвештә генә хакимияткә оппозициядә торучылар дип әйтергә була.

Һәрхәлдә сайлау алды кампаниясе вакытында Башкортстан “большевиклары” республика җитәкчелегенә бик теш-тырнак тидермәде. Ә инде бер мандатлы бүлгеләрдә җиңгән “оппозиционерлар”, чынбарлыкта фәкать президент хакимиятенә таянып кына депутатка әйләнде, алар бу уңышка һич кенә дә хакимияткә каршы эшләп-сөйләнеп ирешмәде дияргә була.


"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра.
XS
SM
MD
LG