Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран президенты: Тәһран атом програмыннан баш тартмаячак


Хәсән Рухани
Хәсән Рухани
Иран президенты Хәсән Рухани “халыкның атом програмына хокукы булудан хөкүмәт баш тартмаячак” дип белдерде. Рухани бу хакта сишәмбе дин әһелләре алдында ясаган чыгышы вакытында әйтте.

Аның сүзләренчә, көнбатыш илләр Иранга карата чикләүләр һәм басым белән уңышка ирешмәячәк. Әгәр көнбатыш атом-төш сөйләшүләрендә “мантыйк, акыл һәм узара аңлашу теле” кулланса, Тәһран зирәклек, төплелек һәм мантыйк телендә җавап бирәчәк.

Сентябрьдә, соңрак, Нью-Йоркта Иран тышкы эшләр министры Җәвад Зариф һәм Европа берлегенең тышкы сәясәт вәкиле Кэтрин Эштон очрашырга тиеш. Алар Иран атом програмына багышланган сөйләшүләрне янә башлап җибәрү турында фикер алышыр дип көтелә. Көнбатыш Иран атом коралы ясарга җыена дип шикләнә, ә Тәһран бу шикне кире кага.
XS
SM
MD
LG