Accessibility links

Кайнар хәбәр

Android һәм iOS өчен Русиядәге хәләл урыннарны күрсәтүче әсбаб эшли башлады


“Хозур” нәшрият йорты яңа мөселман проекты – Android һәм iOS өчен Русиядәге хәләл урыннарны күрсәтүче әсбаб эшләтеп җибәрде.

Ул һәркөнне яңартылып тора, дип белдерелә. Анда сертификатлы хәләл ризык тәкъдим итүче мәчетләр, гыйбадәтханәләр, ресторан-кафелар, кибетләр күрсәтелә. Шулай ук бу әсбаб аша мөселманнарга киемнәр тәкъдим иткән кибетләрне, мөселман оешмаларын да табарга мөмкин.

Теләүчеләр әле моңа кадәр күрсәтелмәгән урынны да өсти ала. Аның өчен halalgid.ru сайтына керү кирәк.
XS
SM
MD
LG